+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
29 сентябрь 2023, 04:15

“Әтинең мине беркайчан да сәхнәдә күргәне булмады...”

Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Мәхмүт Фатыйхов белән әңгәмә.

“Әтинең мине беркайчан да сәхнәдә күргәне булмады...”“Әтинең мине беркайчан да сәхнәдә күргәне булмады...”
“Әтинең мине беркайчан да сәхнәдә күргәне булмады...”


“Белем – нур, белмәү – хур”, ди халык мәкале. Уфа “Нур” татар дәүләт театры артис­ты Мәхмүт Фатыйхов белән таныш булучылар бу сүзләрнең хаклыгында тагын бер тапкыр инана. Төрле өлкәләрдә киң фикер йөртүе, ачыклыгы, теләсә кем белән бик тиз арада уртак тел табуы, куелган максатларына, һичшиксез, ирешә баруы Мәхмүт Мөдәрис улының төпле белемле булуына, бервакытта да үсештән туктамавына турыдан-туры бәйле. Исеме үк мәгънәле аның, гарәпчәдән тәрҗемәдә “мактаулы” дигәнне аңлата.
Мәхмүт Фатыйхов узган тормыш баскычларын барлыйк. Федоровка районының Балыклыбаш авылында туган ул. Казан театр училищесын тәмамлаган. 1991 елдан Уфа “Нур” татар дәүләт театрында эш башлаган. Тырыш хезмәте лаеклы бәһаланган: 2003 елда – Башкортстанның, 2019 елда Татарстанның атказанган артисты, 2021 елда Башкортстанның халык артисты исеме бирелгән. Берсеннән-берсе матур рольләре белән тамашачы сөюен яулаган. Шул ук вакытта, Мәхмүт Мөдәрис улының дини тәрбия алуын, Ислам дине кануннарын өйрәнүен дә беләбез.

– Мәхмүт Мөдәрис улы, Сез зур гаиләдә үскәнсез, дип беләм. Туганнарыгызның дингә мөнәсәбәте ничек?
– Әйе, минем унөч бертуганым бар. Без барыбыз да намазда.
Гомумән, нәселдә дини белемгә мөнәсәбәт бик җитди булды. Бабам Фәхретдинов Гобәйдулла Әбделфатыйх улы – Миркитле волосте (Авыргазы районы) Толбазы авылыннан. Яшьли ятим калып, туганнары тәрбиясендә үскән. Каргалы мәдрәсәсен тәмамлагач, Кавказда Имеретин полкында, ефрейтор званиесендә дүрт ел армия хезмәтендә булган. 1895 елда Русия мөселманнары Диния нәзарәте аны, указлы мулла буларак, Дедово волосте (Федоровка районы) Балыклыбаш авылына имам-хатиб итеп эшкә җибәргән. 1930 елда Гобәйдулла имамны кулак итеп кулга алганнар. Шунда Акбулат, Коралачык, Балыклыбаш авыллары халкы, култамгалар җыеп, имамнарын яклап чыккан. Бабамны азат иткәннәр.
Бабам Акбулат ахуны Мөхәммәтхаррас кызы Габидәгә өйләнгән. Ике улларының өлкәне Мөхәммәт Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган. Аның укчылар дивизиясендә сугышуын, Днепр елгасына кадәр барып җитүен беләбез. Әтием Мөдәрис әбием тырышлыгы белән алты яшеннән Коръән укый башлаган, дингә мөкиббән булып үскән. Җаны-тәне белән Ислам диненә бирелүе аңа якташлары арасында зур ихтирам китергән. Нинди генә заман авыр­лыкларын кичермәсен, бернигә карамастан, биш вакыт намазын калдырмаган ул. Балаларга исем кушкан, никахлар укыган, мәрхүмнәрне соңгы юлга озаткан. Шул ук вакытта, колхоз эшенә дә бирелеп эшләгән. Терлекчелек фермасын оештырган. Малларга эчерергә су кирәк булганга, Мишән тавы итәгендә чишмә казыган. Әйткәндәй, бу чишмәдән халык әле дә су эчә. Дүрт ел фабрика-завод мәктәбендә хезмәт сала, Күмертау шәһәренә нигез салучыларның, беренче бараклар төзүчеләрнең берсе була әти.
1996 елда әтиемне Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәсми рәвештә Балыклыбаш мәчетенең имам-хатибы итеп раслый. Озак еллар халыкка хезмәт итеп, ул 2005 елда дөнья куйды.
Әнием Зөлхия колхозда чөгендерче булып эшләде. Миннән башка Бәшир, Салиха, Рәхимә, Хәлимә, Кәфия, Кәүсәрия, Фәһимә, Әминә, Зәбидә, Ләйсән, Мәүлидә, Фаяз, Фәһим исемле туганнарыма гомер биргән, тәрбияләгән ул. Моның өчен “Ана даны” медаленең барлык дәрәҗәләре, “1941-45 Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен”, “Хезмәт ветераны” медальләре белән бүләкләнгән. 1963 елда СССРның Югары Советы Президиумы указы белән аңа “Герой-ана” дигән мактаулы исем тапшырылды. Озын гомерле булды – сиксән алты яшькә кадәр яшәде. Авыл зиратында янәшә генә җирләнгән әти белән әни.
– Мулла гаиләсендә үсүнең авыр яклары да булгандыр? Дингә караш башкача иде бит ул елларда...
– Мине мәктәптә укыган чакта “мулла малае”, дип үртиләр иде. Артистлыкка укырга керүемне белгәч, барысы да “аһ” итте. Аннары инде халык артисты дәрәҗәсенә ирешеп, Ислам университетына дини белем алырга кергән идем, “артист муллалыкка укый!” дип аптырадылар. Иманлы булу, динне белү – ул безнең каныбызда, геннарыбызда.
Эзәрлекләүләр, чынлап та, булмады түгел. Иң олы абыем Бәшир, башлангыч сыйныфта укыганда исемен гарәп хәрефләре белән язып, малайларга мактанган. Аны укытучы да күреп калган. Кич өйгә зур делегация килеп, “тәрбия эшләре” башлаганнар. Шул көннән алып туксанынчы елларга кадәр безнең өйдә дин сабаклары туктатылган. Өйдәге “тәртип”не КГБ күзәтү астында тоткан.
– Ә, киресенчә, дингә бәйле гаҗәп хәлләр хакында үз тормышыгыздан берәр тарих китерә аласызмы?
– Дүртенче сыйныфта укыганда, математика дәресләрендә вакланмаларны (дробь) өйрәнә башладык. Моңа кадәр тик “бишле”гә укып килдем. Менә шуннан соң башланды инде җәфаланулар – математикадан хәтта “икеле”ләр ала башладым. Моны күреп, әти дәрескә кергәндә дога кабатларга кушты. Мәктәпкә барганда “Рабби зиднии гильмәә” дип кабатладым. “Раббым, минем гыйлемне арттыр”, – дигән мәгънәгә ия ул. Һәм шуның ярдәме тиде, укуым яхшырды. Бу доганы күп еллар узгач, Ислам университетында укыганда очраттым. Коръәндә 20нче “Та Һа” сүрәсе, 114нче аять икән.
Әтиемә бәйле гаҗәеп хатирә дә бар. Кеше ниндидер тетрәнү кичергәч, Ходайга якынлаша, диләр. Минем белән дә шулай булды. Әти үлде, аны юдык, кәфенгә төрдек. Безнең якта ирләргә чалма урату бар. Юып, эшне бетергәч, әтигә чалма урарга онытканлыгыбызны аңладык. Яңадан йөзен ачкан идек, әтинең моңа кадәр сап-сары йөзе яңа мунчадан чыккан тере кешенеке кебек алсуланган иде. Хәзрәт шунда: “Балалар, әтиегезгә нур иңгән!” – диде. Әти бик дини кеше иде, бер намазын, бер уразасын да калдырмады. Изге кеше булды. Декабрь аенда әтине җирләгәч, күктә салават күпере калыкты, ә аның астында мәчет манарасы рәсеме барлыкка килде. Ул манараның ярымае да бар иде. Менә бу – могҗиза!
Әти бервакытта да концертларга һәм театрларга йөрмәде. Әти мине сәхнәдә беркайчан да күрмәде.
Әти үлгәндә мин намазны өйрәнгән идем, укый белә идем, тик барысын да укып бармый идем. Әтине югалткач, намазларны калдырмый башладым. 18 ел була – фарыз намазларның берсен дә калдырганым юк.
– Ислам университетына укырга керү теләге ничек туды?
– Әти минем һәрчак гарәпчә укый-яза белүемне тели иде. 80нче елларда, әле бернинди басма, гарәп әлифбалары, “Һәфтияк шәриф”, “Мөгалим сәни”ләр булмаган чакта ук, ул үз кулы белән миңа гарәп алфавитын язып биргән иде. Бүген мин Коръәнне, аның һәрбер сүрәсен җиңел укыйм, һәрбер аятен тәҗвид кагыйдәләре буенча аңлата алам. Шуннан күңелемә рәхәтлек алам.
Миннән: “Укуыңны тәмамлагач, кем буласың?” – дип сораучылар күп. “Ислам дине нигезләрен яхшы белүче, гарәпчә җиңел укый-яза алучы грамоталы мөселман булам”, – дип җаваплыйм. Үзебезнең Уфада Русия Ислам университеты бар. Монда яшәгән кешегә бу шулкадәр уңайлы, беркая барып йөрисе түгел. Искиткеч яхшы мөмкинлек! Мөхәммәт Мәһдиевның: “Наданлык, саклап тотсаң, мәңгелек”, дигән сүзләре бар. Бу университетка бик ерак төбәкләрдән килеп укыйлар. Быел читтән торып уку бүлегенә ике йөздән артык кеше кабул иткәннәр – рекордлы сан бу. Аларның күпчелеге таҗиклар, үзбәкләр, казахлар. Ә үзебезнең татар-башкортлар аз. Гарәпчә укырга һәм язарга үзлегемнән өйрәндем. Аннары Черниковка бистәсендә “Лалә-Тюльпан” мәчетендә ике ел якшәмбе мәктәбенә курсларга йөрдем. Университетка кергәндә Коръәнне ике тапкыр укып чыккан идем. Беренчесендә ахырыннан башына кадәр укыдым. Икенчегә – башыннан ахырына кадәр. Репетицияләр, спектакльләр укуыма комачаулык итәр, дип уйлаган идем. Шулай шикләнеп кенә башлаган идем, ике ел буе бер дәрес тә калдырмадым. Аллаһы Тәгалә үз юлларын ачып торды. Бер генә көн эштән бушый алмыйча, 30 декабрь иде шикелле, баралмаган идем, дәресләр дә булмаган ул көнне.
– Бүгенгә иң зур хыялыгыз нинди?
– Дөньяда тынычлык булуын телим. Кешеләрнең бер-берсенә игътибарлырак, мәрхәмәтлерәк булуын. Ходай беребезне дә ярдәменнән ташламасын...
– Рәхмәт Сезгә! Үзегезгә дә тик изге теләкләр!

Айгөл ЮЛЪЯКШИНА әңгәмәләште.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас