Русия язучылары журналы “Невский альманах” үзенең авторы – күренекле башкорт, совет һәм Русия сатиригы, халыкара әдәби премияләр һәм фестивальләр лауреаты, “Русиянең алтын каләме” мактаулы исем иясе, Башкортстанның халык язучысы Марсель Сәлимовның Санкт-Петербург укучылары һәм язучылары белән очрашуын оештырды.
“Комарово” язучылар иҗат йортының тарихи Анна Ахматова залында “Невский альманах” журналы авторлары катнашлыгында сатирик белән җанлы очрашу узды. Аны “Родные просторы” әдәбиятчыларга ярдәм итү коммерция карамагында булмаган партнерлыгы президенты, “Невский альманах” журналының баш мөхәррире, шагыйрь-юморист Владимир Скворцов алып барды.
Мар. Сәлим сатирик һәм патриотик шигырьләр укыды, Башкортстанның мәдәни һәм әдәби тормышы хакында сөйләде. Юморист чыгышында бөек совет һәм Русия шагыйрьләре Сергей Михалков, Мостай Кәрим һәм Рәсүл Гамзатов исемнәре аеруча киң яңгыраш алды, ул аларга бәйле истәлекләре белән уртаклашты.
Ул иҗат йорты җитәкчелегенә аны кышкы чорда Анна Ахматова еш тукталган бүлмәгә урнаштырганнары өчен рәхмәт белдерде һәм залда утыручыларга күңелле сюрпризын җиткерде: бөек шагыйрәнең шигырен башкорт телендә укыды, аны ул иҗади очрашу алдыннан тәрҗемә иткән. Кичәдә чыгыш ясаган танылган Петербург язучылары, шагыйрьләре, фән һәм мәдәният эшлеклеләре Марсель Сәлимовның Русия халыклары арасындагы дуслыкны һәм бердәмлекне ныгыту буенча алып барган актив иҗади һәм иҗтимагый эшчәнлеген югары бәяләделәр.
Дагстан Республикасының Санкт-Петербургтагы вәкиллеге Башкортстанның халык язучысын Рәсүл Гамзатовның тууына 100 ел тулуга багышланган иҗат кичәсенә хөрмәтле кунак сыйфатында чакырды. Ленинградны саклау һәм блокада дәүләт мемориаль музеенда Марсель Сәлимов бөек шагыйрь турында истәлекләре белән уртаклашты, аның Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәрим белән дуслыгы турында сөйләде. Мар. Сәлим чыгышыннан соң “Русия – Санкт-Петербург” телеканалына интервью бирде. Санкт-Петербург шәһәренең В. Маяковский исемендәге үзәк китапханәсенә ул үзенең урыс, башкорт, татар һәм инглиз телләрендәге китапларын автограф белән бүләк итте.
Санкт-Петербург башкорт этноихатасында Марсель Сәлимовны күңелле такмаклар белән каршы алдылар. Танылган юмористның алдан планлаштырылган иҗади сәфәре аның өчен бәхетле очраклылык буенча Төньяк башкаладагы Башкортстан көннәренә туры килде. “Безнең төбәкләр – эре сәнәгать һәм фәнни үзәкләр – күптәннән күп тармакларда уңышлы хезмәттәшлек итә, – дип язды Санкт-Петербург губернаторы Александр Беглов социаль челтәрләрдә. – Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров белән 2027 елга кадәр безнең төбәкләрнең хезмәттәшлеге турында килешү имзаланды. Без нинди өлкәләрдә элемтәләрне киңәйтәчәкбез: бу туризм, медицина, экология һәм, әлбәттә, мәдәният”.
Калмык язучысы Цецен Балакев губернатор битендә мондый комментарий язган: “Кичә Комаровода Башкортстанның халык язучысы Марсель Сәлимов белән очрашуда булдым. Бер елга җитәрлек уңай энергия алдым. Зинһар, Башкортстан көннәрен тизрәк кабатлагыз һәм аны кабат чакырыгыз”.
Халык сатиригы, язучылар йортында Питер дуслары алдында чыгыш ясап, болай дигән: “Без, башкортлар, сугышларда да, бәйрәмнәрдә дә һәрвакыт сезнең белән бергә булдык. Язучыларның, мәдәният эшлеклеләренең шулай хезмәттәшлек итүләре бик яхшы!”
Зөһрә ИСЛАМОВА әзерләде.