Халыкара Аксаков бәйрәме Башкортстанда 27-30 сентябрьдә уза. Быел бәйрәм Сергей Тимофеевич Аксаковның 232 еллыгына багышланды. Тантаналар Уфа, Кырмыскалы, Бәләбәй, Дәүләкән районнарында узды. Истәлекле дата хөрмәтенә Дәүләкәндә тарих-туган якны өйрәнү музее территориясендә урыс язучысына һәйкәл ачылды. Тантанага Русиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук Белоруссия һәм Германиядән кунаклар килде.
Бүген, шулай ук, Уфа районының Зубово авылында "Аксаковские строки воспевая" фольклор бәйрәме узды.
1991 елдан башлап, ел саен көз көне, Уфа районының Зубово авылында урыс язучысы Сергей Аксаковның 200 еллыгы хөрмәтенә куелган истәлекле билгегә аның иҗатын хөрмәт итүчеләр чәчәкләр салалар. Сергей Аксаковның әнисе яклап бабасы Николай Семенович Зубовның элекке имениесе урынында барлыкка килгән бу традиция буыннарны берләштерә, якты мәхәббәт һәм бәхет белән тутыра, безнең тарихка кагылырга мөмкинлек бирә.
Фото: ufimnivy.ru