Концертта күбрәк җыр арты җыр үрелеп барды, дип яза "Интертат". Аерым алып баручылар булмаган. Күп сүз булмаган. Ара-тирә Гүзәл һәм Илдар үзләре генә халык белән аралашып алган. Шул сөйләшүләрнең берсендә Гүзәл гаиләләрендәге бер серне тишкән.
– Әйтмәм дә дигән идем... Әйтсәм, әйтим инде... Без тагын бала көтәбез бит! – дигән ул.
Халык алкышларга күмеп, котлау сүзләре яудыра башлагач кына җырчы, көлеп, сүзен дәвам иткән.
– Хәзер инде баланың төнге клубтан кайтуын көтәбез, дим. Әллә нәрсә уйлап утырмагыз. Теге дүртесен кеше итәсе бар әле, – дип, алдагы җырны җырларга өлкән кызлары Элларины чакырган. Әниле-кызлы дуэт Гүзәлнең иң беренче җырларының берсе булган «Сине көтәм» җырын искиткеч моңлы итеп башкарган.