

Сигез ярым дистә ел эчендә Башкорт дәүләт филармониясе сәхнәсендә күпсанлы концертлар, иҗади очрашулар, фестивальләр, конкурслар уздырылды, яңа коллективлар барлыкка килде. Иҗат күгендә эстрада һәм академик сәнгатьнең якты йолдызлары балкып торды, бу сәхнәдән яшь талантлар зур иҗади юлга «юллама» алды.
Филармонияләр фестиваленең гала-концерты зур бәйрәм булачак, анда башкаручылар арасында чын бриллиантлар җыелачак һәм филармониянең популяр артистлары һәм иҗади коллективлары, фестивальдә катнашучыларның иң чагу чыгышлары тәкъдим ителәчәк.
Башкортстанның музыкаль визит карточкасы, республика этнофлагманы – Башкортстан Республикасының халык уен кораллары милли оркестры (сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры – халыкара конкурслар лауреаты Ринат Мөхәммәтҗанов); башкорт һәм Русия джазы бренды, эстрада-джаз оркестры (сәнгать җитәкчесе – Башкортстанның халык артисты Олег Касимов), республиканың музыкаль коллективлары арасында классикадан алып джазга кадәр барлык жанрларга буйсынган бердәнбер академик, Русиянең танылган хор коллективларының берсе – Таһир Сәйфуллин исемендәге Башкортстанның Дәүләт академия хор капелласы (сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры – Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Шәехзадә Бабич исемендәге дәүләт яшьләр премиясе лауреаты Алсу Хәсбиуллина); барлык тантаналы, рәсми чараларда мотлак катнашучы Башкортстан дәүләт филармониясенең тынлы оркестры (җитәкчесе һәм баш дирижеры – Башкортстанның атказанган артисты Фиргать Сафуанов) һәм Сибай, Стәрлетамак, Учалы, Нефтекама филармонияләре солистлары сезгә онытылмаслык музыкаль тантана бүләк итәчәк!
Концертның режиссеры — Башкортстанның атказанган артисты Чулпан Әскәрова.
85нче иҗат сезонын ачу уңаеннан Башкортстан дәүләт филармониясе бу атнада һәркөн гөрләп торачак. Сәнгать сөючеләрне бүген анда Учалы филармониясе матур концерт белән сөендерә. Иртәгә — Стәрлетамак, аннан алдагы көннәрдә Нефтекама һәм Сибай филармонияләре артистларының чыгышларын карарга була.