+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
4 октябрь 2023, 11:30

Салаватлылар - Сыктывкарда

Салават дәүләт Башкорт драма театры А. Островскийның "Глумов" спектакле белән Сыктывкарда чыгыш ясый.

Салаватлылар - СыктывкардаСалаватлылар - Сыктывкарда
Салаватлылар - Сыктывкарда


27 сентябрьдән 8 октябрьгә кадәр Сыктывкар шәһәрендә V Төньяк театр фестивале уза. Фестиваль А. Н. Островскийның тууына 200 ел тулуга багышлана.
"Глумов" спектакле "Һәр акыллы кешегә гадилек җитәрлек" пьесасы буенча 2017 елда "Бердәм Русия" партиясенең "Кече Ватан мәдәнияте" проекты буенча куелган. Режиссер-куючы, сценограф, музыкаль бизәлеше - Мәскәү шәһәреннән Антон Федоров. Костюмнар буенча рәссам - Наталья Юганова.
Урысчадан башкортчага Сәрвәр Сурина тәрҗемә иткән.
Салават театры Сыктывкарда Сава исемендәге академия театры сәхнәсендә бүген чыгыш ясаячак. Спектакль урыс теленә синхрон тәрҗемә белән башкорт телендә уйналачак.

Фото: culture.bashkortostan.ru


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас