

3-4 октябрьдә Уфада «Минем туган телем» программасы кысаларында ЮНЕСКО эшләре буенча Башкортстан комитеты тарафыннан оештырылган Русиянең төп халыклары телләрен саклау буенча комплекслы чаралар узды.
Әлеге мәгърифәтчелек проекты илебезнең уникаль тел мирасын саклауга, Русиянең төп халыкларының телләрен саклау эшчәнлеген үстерүгә һәм тел өлкәсендәге проблемаларны хәл итү юлларын эзләүгә юнәлтелгән. Чара Башкортстан Хөкүмәте эгидасы астында үткәрелде.
- Телләр - безнең матди һәм рухи мирасыбызны саклау һәм үстерүнең иң көчле коралы. Дөнья җәмәгатьчелегенең игътибарын җирле халыкларның телләре проблемаларына җәлеп итү һәм аларны саклау өчен 2022 елдан 2032 елга кадәрге чорны "Дөньяның төп халыклары телләренең халыкара унъеллыгы" дип игълан ителде. Безнең бүгенге мәйданчык та барлык битараф булмаганнарны, туган телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклау борчыган барлык кешеләрне җыйды. Җирле халыкларның телләрен саклау проблемаларын дөрес аңлау, анализлау һәм һәрьяклап бәяләү өчен аларны хәл итүнең дөрес реалистик юлларын табарга кирәк. Безнең мәйданчык шундый корал булыр дип чын күңелдән өметләнәбез, - диде ЮНЕСКО эшләре буенча Башкортстан комитетының башкарма директоры Элина Гатауллина.
3 октябрьдә «Төбәкнең тотрыклы үсеше факторы буларак, Башкортстанда тел сәясәте» төбәкара фәнни-гамәли конференция оештырылды. Чарада катнашучылар җирле халыкларның телләрен хәзерге дөньяда саклауның актуальлеген ассызыклады, бай һәм нәтиҗәле эшкә өмет белдерде.
Фото: panoramarb.ru