Илсөя Бәдретдинова кайвакыт арып китүе хакында әйткән. Бу хакта "Интертат" язган.
«Хатын-кыз икәнем исемә төшә дә, елап та алам…» – дигән ул. Әлеге сүзләргә видеосындагы җыры да кушыла:
«Ризык-суың җанга ятсын өчен,
Алсу таңнар сызылып атсын өчен,
Яшәр өчен тормыш җырын көйләп,
Күңелләргә тик тынычлык кирәк…»
«Арыйсыңдыр шул. Синдәге энергия сокландыргыч бит. Командаң супер! Шулкадәр матур концерт карап кайттык. Юлларда имин йөрегез, җаным», – дип, тынычландырырга тырышалар җырчыны.
«Тиз арада тормышка чыгарга кирәк», – дип язучылар да бар.
Бер фанаты исә Илсөя Бәдретдинованы кияүгә алырга әзер булуын да белдергән.
«Тормыш иптәше кирәк сиңа. Алам димен дә, дәшмисең бит», – дип язып куйган ул.
Искәртергә кирәк, «кияү егете» – Климент Бикматурзин дигән кеше – җырчының бик күптәнге фанаты булса кирәк. Аның сәхифәсендә Илсөянең концертларыннан видеолар бихисап. Хәтта аватаркасында да Илсөя Бәдретдинова белән төшкән фотосы тора.
Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/kunel-tosenkelegena-zarlangan-ilsoya-badretdinovaga-tamasacysy-tormys-iptase-kirak-sina-5861659