+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
6 октябрь 2023, 06:30

“Нур”да – яңа иҗат сезоны!

Театр аны Айгөл Әхмәтгалиева романы буенча куелган “Туташ” спектакле белән ачты.

“Нур”да – яңа иҗат сезоны!“Нур”да – яңа иҗат сезоны!
“Нур”да – яңа иҗат сезоны!


Бу театрның узган сезондагы соңгы премьерасы иде. Ул, тулы заллар җыеп, уфалылар һәм шәһәр кунакларына татар театры тарихында беренче актриса буларак танылган Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның язмышы хакында бәян итте.

Сәхибҗамал Гыйззәтул­лина-Волжскаяның сәхнә био­графиясендә Уфа шәһәре аерым урын алып тора. Ул – милли театр сәнгатенә нигез са­лучыларның берсе, Уфа шә­һәрендә бүгенге “Нур” татар дәүләт театрының башлангычы булып торучы профессиональ татар труппасын оештыручы да.
Сәхнә әсәре Айгөл Әхмәт­галиева романы, Гөлнур Усманова инсценировкасы буенча эшләнгән. Спектакльне сәхнәгә Башкортстанның халык артисты, Ш. Бабич исемендәге Республика яшьләр премиясе лауреаты Азат Җиһаншин чыгарды. Театраль роман жанрындагы спектакльдә театрның тулы труппасы диярлек катнаша. Өлкән яшьтәге Волжская ролен – Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Фина Вәлиева, аның яшь чагындагы рольне Баш­кортстанның атказанган артис­ты Чулпан Раянова башкаралар.
Сезон ачылу көнендә тамашачыларны театрның фойесында балалар студиясенең татар төркемендә шөгыльлә­нүчеләр концерт программасы белән каршы алды. Чараны Айгөл Юлъякшина алып барды.
Аларның чыгышын караганнан соң тамашачылар залга үтте. Баш­кортстанның халык, Татарстан­ның атказанган артисты Дамира Сәетова тамашачыларны сезон ачылу белән тәбрикләде һәм спектакль карарга чакырды.
Бер истәлегендә Сәхиб­җамал Гыйззәтуллина-Волжская: “Исегездән чыгармагыз мине, онытмагыз!” – дип язып калдырган. Әйе, татар хал­кы­ның гына түгел, гомумән, төрки халыклар арасында беренче актриса булган Сәхибҗа­мал Гыйззәтуллина-Волжскаяны онытырга хакыбыз юк. “Туташ” спектакленең сәхнәгә чыгуы менә шуны исбатлый да. Ә инде өч сәгать барган спек­такльдән соң да тамашачының артистларны көчле алкышларга күмүе һәм, кайтырга ашыкмыйча тамашадан алган тәэс­соратлары белән уртаклашып, гәп коруы спектакльнең уңышлы булуын тагын бер тапкыр ассызыклады.

Зөһрә ИСЛАМОВА.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас