+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
6 октябрь 2023, 07:10

"Төшләремә керә..."

Чаллыда бу дөньядан вакытсыз киткән җырчы Эльмира Сөләйманова истәлегенә зур чара үткән.

"Төшләремә керә..."
"Төшләремә керә..."
Анда артистлар, җырчының туганнары, дуслары катнашкан. "Интертат" ире Дмитрийның сүзләрен китергән.

"Дмитрий үзенең дә, балаларның да хәлләре әйбәт булуын, тик өзелеп әниләрен сагынуын әйтте.

Балалар әниләрен еш искә төшерә. Артемга барысын да аңлаттык, әнисенең каберенә дә алып бардык. Ләкин Эльмира янына күбрәк кызым Диана белән йөрибез. Балаларны тәрбияләүдә әбиләре бик нык ярдәм итә. Минем әни белән бергә яшибез. Эльмираның әнисе кунакка килеп йөри. Алар ярдәменнән башка булмас иде, - диде ул.

Дмитрий Эльмираны бик еш төшендә күрүен дә әйтте.

"Төшләремә керә… Нәкъ менә мондагы кебек", - дип, Эльмираның сәхнә түреннән елмаеп торучы портретына таба ымлады да, күңеле тулып, яшьле күзләрен улына күрсәтмәскә теләгәндәй, читкә борылды ул.

Чаллыда Эльмира Сөләйманова истәлегенә узган концертка җырчының якыннары - балалары белән ире Дмитрий, киленнәре Дилүсә һәм башка туганнары килгән иде", - дип язган портал.

 Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/elmira-solaimanovanyn-ire-dmitrii-yrcy-istalegena-koncertta-bireda-utyruy-bik-avyr-5861682

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: