+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
8 октябрь 2023, 07:42

"Тәтишкә" тагын килеп чыкты

Ришат Фазлыйәхмәтов өйләнгәч, хатынының төс-килбәтен тикшердек, аерылгач - сәбәпләрен. Инде тәмам дигәч, мөшкәдә - тагын Эльмира. Әллә кушылганнармы?

"Тәтишкә" тагын килеп чыкты
"Тәтишкә" тагын килеп чыкты

Баксаң, Ришат «Сайра, сандугач» дигән яңа җыр яздырган икән. Бу хакта ул болай яза:

«Сайра, сайра әле, сандугач», – дип моңланып, сандугачымны сагынып утырмыш… Очты да китте бит. Кире кайтырмы, әллә моңнарын башкага бүләк итәрме, дигән уйлар да чуала.

Әһә, бүләк иттерермен, ди, хәзер! Минеке булгач, минеке инде, все! Мин – үз дигәнемә ирешә торган кеше. Әйттем икән, шулай булсын өчен бөтен көчемне куячакмын.

Җырга килгәндә, бу – күңел түреннән чыккан җыр. Артыгын язып тору кирәкмәстер. Сез языгыз, ошадымы соң? Сез язгач кәефләр күтәрелә, мин сезнең өчен иҗат итәм бит.

Аннан соң шуны да әйтәсе килә: үз сандугачларыгызны яныгыздан очырмагыз, саклагыз», – ди ул.

Бу кадәргә түзмәс, кайтыр сандугач...

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: