Айбулат Гыйләҗетдинов Илеш районының Тыпый авылында туган. Туган авылында башлангыч сыйныфларда укыганнан соң, Югары Яркәйдә бишенче һәм алтынчы сыйныфларны тәмамлый. Алтынчыда укыганда Уфада үткән “Язгы тамчы” бәйгесендә җыр буенча Гран-при яулагач, аны Газиз Әлмөхәммәтов исемендәге музыка мәктәбенә укырга чакыралар. Ул бу тәкъдимнән баш тартмый, шул мәктәпкә укырга кереп, тугызынчы сыйныфка кадәр белем ала һәм “Башкорт уен кораллары” бүлеген тәмамлый.
– Курай буенча иң беренче укытучым Раян Гафаров булды. Әти мине атнасына ике тапкыр авылдан Югары Яркәйгә курайда уйнарга өйрәнергә йөртте. Шул вакыттан алып, курай – иң яраткан уен коралым. Ә инде җырчы һөнәрен сайлауга кумирым Филүс Каһиров сәбәпче. “Китми чара юк” җырын радиодан беренче тапкыр ишеткәч, әтидән аны кем башкаруын сорадым. Инде җырчының исемен белгәч, гел генә аның җырларын тыңлар булдым. Филүс Каһиров кебек җырчы булу теләге аны укыткан укытучыда белем алу теләген ныгытты һәм мин Октябрьский музыка колледжына Галия Мусина классына укырга кереп, быел аны тәмамладым, – ди Айбулат.
Укыган вакытында Айбулат Гыйләҗетдинов бик күп конкурсларда җиңү яулый. Сәләтле якташыбызның киләчәккә булган уй-планнары белән кызыксынып, элемтәгә кердек.
– Быел кулыма диплом алгач, Казанга юлландым. Хәзер инде мин Татарстан башкаласында яшим. Әлеге көндә продюсерым белән килешү төзеп, беренче сольный концертыма әзерлек эшләре алып барабыз. Ул киләсе ел башына планлаштырылган. Концерт программасында егермедән артык җырым яңгыраячак. Алар арасында татар һәм башкорт халык җырлары да булачак, – диде Айбулат.
Сәләтле, моңлы якташыбызга иҗади уңышлар һәм ак юл телибез!
Фото: Айбулат Гыйләҗетдиновның шәхси архивыннан.