+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
9 Октября 2023, 02:35

"Кызыбызга имче карчык ярдәм итте"

Вадим Захаров гаиләсендә булган могҗизалы вакыйга турында сөйләгән.

"Кызыбызга имче карчык ярдәм итте""Кызыбызга имче карчык ярдәм итте"
"Кызыбызга имче карчык ярдәм итте"
Аның кызы 2 яшьлек вакытта бик каты чирләп киткән, - дип яза "Интертат". Шул вакытта сабыйга табиблар түгел, ә имче карчык әзерләп биргән үсемлек төнәтмәсе ярдәм иткән.

«Кызыма 2 яшь булганда хастаханәгә эләктек. Пасхага балалар, өйдән-өйгә кереп, күкәй җыя бит. «Кем кызы син?» – дип каршы алалар аларны. Казанга китәргә вакыт җитте, кызымның температурасы – 40. Берничек төшереп булмый, Лилия, ышанасыңмы? Аны үзең кичермәсәң, үзеңнең башыңнан үтмәсә, аңа, кеше әйтеп кенә, ышанмыйсың да, бер колактан керде, икенчесеннән чыгып китте, дип уйлыйсың. Казанга китешли, барып җитеп булмас дип, Сабага хастаханәгә киттек. Алып калдылар. Температура төшми – 1 көн төшми, 2 көн төшми. Врачлардан: «Нишләп төшми соң бу температура?» – дип сорыйм. «Белмибез инде», – диләр. «Соң, минәйтәм, табиб та белмәгәч, мин белергә тиеш түгел бит инде?» – дим.

3 көн төшмәде температура. Вадим, болай булмас, дим. Ишеткән бар иде, минем хәтта үземнең дә шул әбигә барган булды: безнең күрше авылда «куркулык койдыра торган» бер әби бар иде. Курыккан әйберне кургаш белән койдыра, үземдә дә шундый хәл булган иде мәктәптә укыганда.

Ул әби инде вафат. Шул әбигә төштем дә, «моңа күз тигән», ди. Күз чәчәге дигән чәчәк бар икән, шул күз чәчәкләрен суга салып, шырпы белән яндырып, төнәтмә ясады да, шуның белән баланың тәнен уарга кушты. 1 сәгатьтән температура төште.

Мин ул төнәтмәне, врачларга әйтмичә генә, форточкадан биргән идем», – дип сөйләгән ул Лилия Кадыйровага.

Шуннан соң ул балаларын бик күрсәтергә тырышмаган. Күз тию бар инде ул. Килешәсезме?

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/vadim-zaxarov-kyzyna-imce-karcyk-yardam-ituen-soilade-5861754


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас