– Казандагы беренче фатирны без Илфак (авт. – Шиһапов) белән 9 ел бергә яшәгәннән соң сатып алдык. Аңа кадәр өч шәһәрдә 17 фатир алмаштырдык. Акча юклыктан. Кулда – бәләкәй бала...
Ниндидер банкетларда, авылдагы концертларда эшләп кайтабыз да аннан Вьетнам базарына китәбез. Тукыма алам да, аларны төннәр буе кисеп, тегеп, чигеп, үземә сәхнә күлмәкләре ясыйм. Элек минем бөтен күлмәкләр, сәхнә костюмнары үзем теккән күлмәкләр иде. Хәзер генә шәхси, профессиональ тегүчеләрем бар.
Минем әбинең бер бик кызык сүзе бар иде. «Салам ашасаң аша, фурысыңны тот», – ди иде ул. «Үзеңнең дәрәҗәңне тот» дигән сүз булган бит инде бу. «Синең өйдә кайда йоклаганыңны да, нәрсә ашаганыңны да беркем белми. Кеше алдында кешечә йөр», – ди иде. Менә шуңа бөтен нәрсәне кысып бетерә идек, Ренат. Шушы иҗатка китте бөтен көч. Илфак журналист булып эшли, мин дә язам. Торырга фатир юк. Ой, нәрсәләр генә булып бетмәде!
9 елдан соң без беренче фатирыбызны сатып алдык. Бер бүлмәле, 30 кв. метрлы, иске, начар хрущевка. Син минем аның стеналарын сыпырып йөреп, бәхеттән елаганнарымны күрсәң!