

Башкортстан һәм Белоруссия арасындагы күптәнге мәдәни элемтәләр Минскида башкорт әдәбияты көннәре белән дәвам итә, анда өч көнлек иҗади сщфщр белән Уфадан унике язучы бара. Башкортстан Язучылар берлеге рәисе, Башкортстанның Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Айгиз Баймөхәммәтов сүзләренчә, бу республика әдәбиятына зур өлеш кертүче кешеләр — әдәби журналларның баш мөхәррирләре, шагыйрьләр һәм прозаиклар. Алар зур мәдәни программада катнашачак: түгәрәк өстәлләр, концертлар, Җиңү мәйданындагы монумент-обелискка чәчәкләр салу, китап күргәзмәсе, рәссам, Белоруссиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Виктор Барабанцевның «Башкортостан Виктор Барабанцев күзләре белән» күргәзмәсен ачу һәм башка бик күп чаралар көтелә.
Мәдәниятнең төрле өлкәләрендә: нәшрият һәм музей проектларында, китапханә эшендә, кинематография, театр, музыка һәм сынлы сәнгать өлкәсендә алга таба хезмәттәшлек итү максатыннан профессиональ элемтәләр урнаштыру күздә тотыла.
Башкортстан делегациясе килүгә барлык белорус басмаларында Башкортстан язучыларының әсәрләренең тәрҗемәләре чыгачак. Үз чиратында, Башкортстанның барлык әдәби журналларында белорус коллегаларының шигырьләре һәм прозасы урыс һәм башкорт телләрендә басылып чыга.
11 октябрь – Башкортстан Республикасы көне —Башкортстан әдәбияты көннәренең иң югары ноктасы булачак. Бу көнне Минскида Башкортстан һәм Белоруссия дуслыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә узачак. Программада Белоруссияне саклаган башкорт сугышчылары һәм ике республиканың да классик язучылары истәлегенә багышланган чараларга аерым урын бирелә.
"Беларусь авыр вакытта безнең дәүләтнең союздашы булды, – ди Айгиз Баймөхәммәтов. Ә дуслар нәкъ менә авыр вакытта сынала. Һәм без, әдәбият вәкилләре, моны кадерләргә, элемтәләребезне һәрьяклап ныгытырга тиеш. Бу мөһим вакыйга республика Башлыгы Радий Хәбиров һәм Башкортстан Мәдәният министрлыгы ярдәме белән мөмкин булды. Башкортстан Язучылар берлеге хәзер башкорт телендә белорус әдәбияты антологиясен булдыру буенча зур эш алып бара. Белоруссиянең иң яхшы хәзерге язучыларының әсәрләре башкорт теленә тәрҗемә ителәчәк, шул ук вакытта белоруслар белорус телендә башкорт әдәбияты антологиясен тәрҗемә итәргә әзерләнәләр. Киләсе елда ук ике басманың да презентацияләре планлаштырыла.