+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
10 октябрь 2023, 07:40

Совет мәйданы – үзебезнең Кызыл мәйдан ул!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы һәм ярдәме белән әлеге урын хәзер төп эшлекле һәм мәдәни үзәккә әверелде.

Совет мәйданы – үзебезнең Кызыл мәйдан ул!Совет мәйданы – үзебезнең Кызыл мәйдан ул!
Совет мәйданы – үзебезнең Кызыл мәйдан ул!


“Бу проект – башкалар арасында минем өчен иң мөһимнәрнең берсе, Уфадагы Совет мәйданының үзебезнең Кызыл мәйдан булуын телибез. Биредә иң мөһим чаралар үткәрергә планлаштырабыз, ә кешеләр ял итә, саф һавада йөри алачак”, – дигән иде республика Башлыгы Радий Хәбиров Совет мәйданында ремонт эшләре башланганда. Ә инде 2022 елның 11 октябрендә Уфада Республика көне уңаеннан үткәрелгән тантаналы чаралар кысаларында генерал-майор Миңнегали Шәйморатовка мемориал ачылгач, башкала тормышы башкача ага башлады дияргә мөмкин. Мемориал – Ватан сагына баскан барлык яугирләребезгә тирән хөрмәт һәм ихтирам билгесе. Русия Герое, 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе командиры, генерал-майор Миңнегали Шәйморатовка Уфада ачылган һәйкәл исә барлык төбәк халкын берләштерүче символга әверелде. Монда әледән-әле төрле чаралар, күпләп экскурсияләр үтә, уфалылар һәм аның кунакларының яраткан ял итү урыны да ул. Быел гына да монда Башкортстан Башлыгы башлангычы белән берсеннән-берсе зур, колачлы, чагу проектлар тормышка ашырылды.

26-28 майда узган “Китап-байрам” беренче Халыкара китап ярминкәсе 140тан артык нәшрият, китап кибетләре, хосусый букинистлар, язучылар, сәнгать белгеч­ләрен, Русия төбәкләреннән һәм чит илләрдән – Беларусь, Казахстан һәм Кыргызстаннан иҗтимагый эшлеклеләрне җыйды.
Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Китап-байрам” беренче Халыкара китап ярминкәсенең хөрмәтле кунаклары – Русиянең Язучылар берлеге идарәсе рәисе Николай Иванов, илнең Китап нәшриятчылары ассоциациясе президенты Константин Чеченев һәм Белоруссия Язучылар берлеге рәисенең беренче урынбасары Елена Стельмах белән очрашты. Көн тәртибендә китап индустриясен үстерү, классик һәм заманча әдәбиятны популярлаштыру, яшьләргә әхлакый тәрбия бирү мәсьәләләре каралды.
Китап ярминкәсе ачылган көнне Радий Хәбиров башлангычы белән Башкортстанга уникаль тарихи китапның кайтуы мөһим вакыйга булды, аның оригиналы 100 ел элек Уфада булган инде. Бу – Изге Коръән­нең кулъязма күчермәсе, Ташкентта Коръән музеенда сакланган шул ук китапның бердәнбер алтын күчермәсе.
“Китап-байрам”да мөһим килешүләргә кул куелды, төрледән-төрле тематик мәйданчыклар эшләде, Русиянең танылган театр һәм кино актерлары чыгыш ясады, иң мөһиме – “Китап-байрам” үзенең кирәк­леген исбатлады һәм ул ел саен узачак.
Ә инде көз көне Башкортстанда балалар уенчыклары һәм Русиядә җитеш­терелгән балалар өстәл уеннары индустриясенең беренче форумы узды. 200 меңнән артык кеше Уфаның Совет мәйданында “Әйдә уйнарга!” бөтенрусия фестивалендә булды. Балалар уенчыклары индустриясенең беренче форум-күргәзмәсе дә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән үтте.
– Республиканың һәм Уфаның төп мәйданын дүрт көнгә балаларыбызга бирдек. Миңа калса, вакыйга уңышлы килеп чыкты. Иң мөһиме, без эшләргә теләдек, балаларыбызга күпме уенчык булуын күрсәтергә теләдек. Үзебез дә балаларыбызда иң яхшы уенчыклар булуын телибез. Аларны яхшы кешеләр булырга өйрәтә торган уенчыклар булсын иде ул. Әгәр сезгә бу фестиваль ошаса, мин барлык балаларны һәм өлкәннәрне киләсе елда ук “Әйдә уйнарга!” фестиваленә чакырам, – диде Радий Хәбиров фестивальне ябу тантанасында.
Совет мәйданы 4 көнгә чын балачак территориясенә әверелде. Биредә уеннар һәм ярышлар узды, зур курчаклар һәм мультфильм геройлары йөрде, мастер-класслар оештырылды. Шулай ук яраткан әкият геройлары белән фотога төшәргә мөмкин иде.
Эшлекле программаның төп вакыйгасы “Уенга караганда мөһимрәк: роль, әһәмияте һәм үсеш нокталары” пленар сессиясе булды, аның кысаларында хезмәттәшлек турында өч килешү имзаланды.
Сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министрлыгы Башкортстан белән Иран уенчыклар ассоциациясе яңа техноло­гияләр өлкәсендә хезмәттәшлек итү һәм Иран уенчыклары ассортиментын киңәйтү турында килешү имзалады. Шулай ук “Альтернатива” пластмасса эшләнмәләр заводы җәмгыяте белән “Zarrin Toys” Иран компаниясе арасында меморандум имзаланды.
Фестивальдә Русиянең иң эре уенчыклар җитештерүчеләре белән – аларның Башкортстандагы продукциясенең ассортиментын киңәйтергә, ә Иран җитеш­терүчеләре белән уенчыкларның яңа производствосын ачарга килешенде.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы һәм ярдәме белән Уфаның Совет мәйданында 5-6 сентябрьдә open air форматында “Көз романтикасы” бөтенрусия классик музыка фестивале узды.
Баш дирижер, Башкортстанның атказанган артисты Дмитрий Крюков җитәк­челегендәге Башкортстан Дәүләт симфоник оркестры һәм Юрий Медяник җитәкчелегендәге Төмән филармония оркестры зур концертлар бирде. Программага классика шедеврлары, башкорт академия музыкасы, башкорт халык җырлары һәм совет композиторлары музыкасы керде.
– Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычын тормышка ашыру нәтиҗәсендә, 2023 елда мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә күренекле вакыйга­ларның берсе Башкортстан мәдәнияте тарихы хәзинәсен тулыландырырга, академик сәнгатькә игътибарны җәлеп итәргә, аны үстерү һәм популярлаштыру юнәле­шен хупларга, фестивальнең ике көнендә Совет мәйданына 20 меңгә якын кешене җәлеп итәргә, башкала халкына һәм кунакларына танылган солистлар башкаруында югары музыка тыңларга мөмкинлек бирергә, республика башкаласының иң күренекле территорияләренең берсе буларак Совет мәйданы концепциясен үстерергә һәм патриотик хисләрне көчәйтергә ярдәм итә, – диде Әминә Шәфыйкова.
Әйе, Совет мәйданы Уфа халкын һәм кунакларын җәлеп итүнең мөһим ноктасына һәм үзебезнең Кызыл мәйданга әверелде.

Зөһрә ИСЛАМОВА әзерләде.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас