+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
13 октябрь 2023, 13:10

"Әти, син янда юк...", - дип елый кыз..."

Руслан Кираметдинов «Мәйдан» телеканалында чыгып килүче «Күңел күге» тапшыруында кунак булган.  Ул анда җырчы Ильмира Нәгыймова белән аерылышкан авыр чаклары турында турында искә ала.  

"Әти, син янда юк...",  - дип елый кыз..."
"Әти, син янда юк...", - дип елый кыз..."

"– Иң үзәккә тигәне «бу – минеке, менә моны мин эшләдем» дип әйтүе. Мин беркайчан алай йөрмәдем. Мин ул вакытта гаиләле идем. «Бу – безнеке» дип йөрдем. Ыгы-зыгыдан соң шул кешенең, социаль челтәрдәге туры эфирга чыгып, «моны мин эшләдем, бу минеке, бу минеке» дип әйтүләре минем күңелне әле дә кыра. Шуларны ишеткәч, машинага чыктым да үксеп еладым, чөнки күпме тырышкан әйберне мин «безнеке» дип бардым, ул «минеке» дип әйтеп халыкка таратты. Бу моментка бик ачулы мин. Мин аның үзенә дә «бөтен әйбер, син әйткәнчә, ярар, синеке» дидем. Андый сүзләр үзәккә үтә. Күңел тула. Балаларның үскәнен күрә алмавым күңелне кыра. Бергә яшәгәндә балалар бакчасына киендереп илтәсең, кич алып кайтасың, алар гел синең белән. Балалар янда булмагач, ялгызлык хисе биләп ала кайвакыт.

– Балалар белән еш күрешәсеңме?

– Мин төнлә кайтканда килгәннәр иде, йоклыйлар иде. Иртән иртүк Мәскәүгә китәргә уяндым, кызым да уянды, малай йоклап калды. Гел телефоннан аралашабыз. Кыз 1нче сыйныфка китте. Кызымны җитәкләп мәктәпкә алып барырмын, дип уйлаган идем. Барып чыкмады. «Кич ятам, елыйм, әти, син янда юк», – ди кыз. Андый сүзләр үзәккә үтә. Күңел тула. Аларның үскәнен күрә алмавым күңелне кыра. Бергә яшәгәндә балалар бакчасына киендереп илтәсең, кич алып кайтасың, алар гел синең белән. Кыз гел минем белән иде, ул гел минем өскә менеп ята иде, хәзер менә шулары булмау авыр. Балалар янда булмагач, ялгызлык хисе биләп ала кайвакыт", - дигән Руслан.

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=42076

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: