Кичә ике республикадан һәм башка төбәкләрдән чыккан кешеләрне берләштерүче "Италия татарлары" мәдәният ассоциациясенең 10 еллыгына багышланды. Әгәр бу елларда Римдагы Урыс йортында татар кичәләре күп тапкырлар уздырылса, анда башкорт мәдәнияте презентациясе беренче тапкыр үтте.
Кичәдә Халыкара һәм Бөтенрусия конкурслары лауреатлары, Миландагы музыка академиясен тәмамлаган Рәфис Хөснетдинов, Башкорт дәүләт опера һәм балет театры солисты Рим Рәхимов, Мәскәү Татар мәдәни үзәге солисты Рената Бәдамшина, шагыйрә һәм җырлар авторы Алия Солтан катнаштылар.