+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
18 октябрь 2023, 10:29

Думбырасының моңнары йөрәк кылларын чиртә

Рәсимә Сәмигуллинаны Дүртөйле районында белмәгән кеше сирәктер. Ул — “Әллүки” татар халык фольклор ансамбленең иң актив әгъзаларының берсе. Алай гына да түгел, әлеге данлыклы ансамбльгә нигез салучыларның да берсе әле ул.

Думбырасының моңнары йөрәк кылларын чиртәДумбырасының моңнары йөрәк кылларын чиртә
Думбырасының моңнары йөрәк кылларын чиртә
Рәсимә ханым “Әллүки” чыгышларын үзенең думбыра моңнары белән бизи, кирәк икән — баянда да уйный.
— Җыр-моң мине бөтен гомерем буена озата бара, — ди ул. — Алар белән язмыш сынауларын үтү җиңелрәк.
Рәсимә Фәрвәҗетдин кызы чыгышы белән Илеш районының Игмәт авылыннан. Урта мәктәпне тәмамлагач, дүрт ел туган авылы клубында һәм китапханәсендә хезмәт сала. Арытаба Татарстанның Алабуга мәдәният-мәгърифәтчелек училище­сының оркестр бүлегендә белем ала, аннары Чакмагыш районының Аблай авылында эшли.
— Ике ел Кушнаренко районының Толбазы авылы мәктәбендә җыр укытучысы булып эшләдем, чөнки шул авыл егете Равилгә кияүгә чыгып, матур гаилә кордык. Аннан гаиләбез белән Дүртөйле шәһәренә күчендек һәм мин утыз ел буе музыка мәктәбендә хезмәт салдым, — ди әңгәмәдәшем. — Һөнәремне бик яраттым. Эшемә һәр көн канатланып, яңа идеяләр белән бара идем. Укучыларым да уңышлары белән гел сөендереп кенә торды, республика бәйгеләрендә күркәм җиңүләр яулады. Белемемне күтәрү өстендә дә эшләдем: читтән торып Башкорт дәүләт университетын һәм сәнгать училищесын тәмамладым.
Фидакарь хезмәте өчен Рәсимә Сәмигуллина Башкортстан Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән, ә быел Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатына да лаек булган.
Хаклы ялда да Рәсимә ханым районның иҗтимагый һәм мәдәни тормышында актив катнаша. “Әллүки”нең дә, “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының да бер генә чыгышы да аңардан башка узмый. Сәхнә киемнәрен дә, берсеннән-берсе матуррак калфакларын да ул үзе тегә һәм чигә, сәйләннәр белән бизи.
— Гомер ничек яшәсәң дә күз ачып йомганчы уза да китә ул, шуңа күрә һәр мизгелнең, якыннарыңның кадерен белеп, дөньяга гүзәллек өстәп яшәргә кирәк, — ди сурәтләмәм герое.

Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Дүртөйле районы.

Автор фотосы. 
Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас