

Башкортстан Республикасы әлеге проектта беренче булып катнашу мөмкинлеге алды. Музыка академиясе студентлары алдында Милли симфоник оркестрның генеральный директоры, Башкортстанның халык артисты Артур Назиуллин, Уфа дәүләт сәнгать институты ректоры вазыйфаларын башкаручы, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илмар Әлмөхәмәтов һәм Башкорт дәүләт опера һәм балет театрының генеральный директоры, Башкортстанның атказанган артисты Александр Алексеев чыгыш ясаячак.
Программада Башкортстан Республикасының әйдәп баручы музыкаль коллективлары презентациясе, спикерлар чыгышы, укучыларны арфа, виолончель, скрипка, валторна һәм флейта юнәлешләре буенча тыңлау.
— Мондый проектларның әһәмиятен артык бәяләү авыр. Бу — республика мәдәниятен үстерүгә зур «озак уйнаучы» инвестицияләр. Гнесиннар исемендәге Русия сәнгать академиясен тәмамлаучылар, яшь перспективалы музыкантлар, Башкортстанга килгәч, безнең иҗат коллективларын сыйфатлы итеп ныгытып кына калмыйча, Русиянең академик музыкаль белем базасын актуальләштерәчәкләр, - дип билгеләп үтте Башкортстанның мәдәният министры Әминә Шәфыйкова.
Бу вакыйга пианистка, Гнесиннар исемендәге уку йортлары комплексына нигез салучы һәм алыштыргысыз җитәкчесе, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе Елена Фабиановна Гнесинаның тууына 150 ел тулуны бәйрәм итүгә багышланган чаралар программасының бер өлеше булып тора.