+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
20 октябрь 2023, 05:45

Кулларында – гармун, күңелләрендә – моң!

Заһир Исмәгыйлев исемендәге сәнгать институты студентлары халкыбызның яраткан уен коралында уйнауны һөнәр итеп сайлаган.

Кулларында – гармун, күңелләрендә – моң!Кулларында – гармун, күңелләрендә – моң!
Кулларында – гармун, күңелләрендә – моң!


Заман үзгәрә, аңа ияреп, тормыш елгасы да бормаланып агуын дәвам итә. Узган гасырның сиксәненче елларына кадәр һәр авыл йортында диярлек гармунчы булса, бүген инде тоташ авылда бер генә гармунчы да булмау артык аптыратмый шикелле. Әле кайчан гына туйларда, мәдәни чараларда гармун һәм гармунчының урыны түрдән булса, хәзер инде туйлар да, бәйрәмнәр дә бөтенләй башкача уза. Шулай да, халкыбызның канында гармун моңына булган мәхәббәт яши һәм иң мөһиме – бу сөю яшьләребездә дә бар. Мәкаләм геройлары – Заһир Исмәгыйлев исемендәге сәнгать институтының башкорт музыкасы факультетындагы традицион музыкаль башкару кафедрасының өченче курс студентлары Данис Мофаззалов һәм Динар Хөсәенов.

Данис Тәтешле районының Байкыбаш авылында Фәнидә белән Әдиб Мофаззаловлар гаиләсендә дөньяга килә. Малай өченче сыйныфта укыганда гаилә Шулган авылына күченә. Мәктәптә тырышып укудан тыш, ул бишенче сыйныфтан тынлы оркестр түгәрәгенә йөри. Ә инде ике елдан соң баян түгәрәгендә шөгыльләнә башлый.
– Булачак һөнәремне сайлауда укытучым Равис Суфияровның өлеше зур булды. Тугызынчыны тәмамлагач, Неф­текама шәһәрендәге колледжга барырга ниятләп йөргәндә ул миңа Уфа сәнгать училищесына укырга ке-рергә тәкъдим итте. Мин әти-әнием белән киңәшләшкәч, документларымны шунда тапшырдым. Имтиханнарны уңышлы тапшыргач, Русия халыкла­рының милли уен кораллары бүлеген-дә укый башладым. Уку вакытында төрле чараларда, конкурсларда катнашып, уен коралларында уйнау осталыгыбызны да даими арттырдык, – ди Данис.
Мәдәни тормышка бер кереп китеп, аның тәмен белгән кеше шул юлдан тайпылмыйча, алга баруын дәвам итә. Данис та, училищены тәмамлагач, сәнгать институтына укырга керә һәм белемен арттыруны дәвам итә. Беренче курста укыганда армия сафларына алына һәм бер ел хезмәт итеп кайта.
– Армиядә хезмәт итү ир-егетләрне физик яктан чыныктырып кына калмый, холыкларын да үзгәртә, чөнки анда чын-чынлап тормыш мәктәбе узыла. Данис та азсүзле, дәшми генә тыңлап торучы егет иде, армиядән аралашучан булып кайтты.
Безнең һөнәрдә, дәрестә бирел-гәнне өйрәнүдән тыш, үзаллы да күп эшләргә ки­рәк. Шулай иткәндә генә нинди дә бул­са нәтиҗәгә ирешеп була. Данис – тырыш укучыларның берсе. Дәресләрне калдырмыйча укырга, буш вакытларында эшләргә дә өлгерә. Былтыр Уфаның 7нче музыка мәктә­бендә концертмейстер булып эшләсә, быел инде аңа баян классында укытуны ышанып тапшырдылар, – ди Да­нисның укытучысы, профессор Фирдус Шәрә­фул­лин.
Данистан киләчәккә планнары бе­лән дә кызыксындым.
– Киләчәктә кумирым, Башкорт­станның халык артисты, виртуоз баянчы Халит Фатыйхов кебек сәхнә түрен яулап, матур чы­гышлар ясарга һәм баянда уйнау сер­ләрен балаларга укытырга да теләгем зур. Тормыш үз юлы белән алып китәренә ышанам, – ди ул.
Сәнгать институтына килгәч, Данис мине каршы алып, саф татарча исәнләшеп, үзләренең сыйныфларына озата барды. Бүлмә эченнән дәртле моң агылган ишекне ачып кергәндә баян тартып утыручы башкорт егете каршы алды. Танышып, аның Баймак якларыннан булуын белдем. Динар Хөсәенов – Икенче Төркмән авылы егете. Ул Ал­чәчәк һәм Шәфкать Хөсәе­нов­ларның дүрт балалы гаиләсендә иң өлкәне булып туган. Динарга мәк-тәпкә төшәр вакыт җиткәч, гаилә Иске Сибайга күченгән. Дүртенче сыйныфта укыганда балалар сәнгать мәктәбенә “Баян” классына укырга кергән.
– Өебездә иске генә бер гармун бар иде. Минем шуны кулыма алып, көй­ләр уйнарга тырышканымны күреп, әнием сәнгать мәктәбенә бирде. Беренче укытучым Рәмзия Салихова сәләтемне күреп, Сибайдагы музыка мәктәбенә барырга тәкъдим итте. Шулай итеп, мин көн дә автобуста йөреп, Сибайда укый башладым. Ә инде җиденче сыйныфта укыган чагымда тормышыма спорт та килеп керде. Мин җит­ди рәвештә милли көрәш белән шөгыльләнә башладым. Шулай булуга карамастан, тугызынчыны тәмамлагач, булачак һөнә­ремне сайлап, Сибай сәнгать колледжына укырга кердем. Дөресен генә әйткәндә, музыкантлар белән спортчыларның уртак яклары күп. Спортчылар максатларына ирешер өчен үз өсләрендә күп эшләсә, музыкантлар да армый-талмый шө­гыль­­ләнергә тиеш, – ди Динар Хө­сәе­нов.
“Алма агачыннан ерак төшми” ди­гәндәй, һәр кешенең язмышы нәсел җебенә дә бәйле. Динарның сәнгатькә тартылуы да ата-бабаларына барып тоташа. Әтисе Шәф­кать Галимҗан улы да гармунда уйнарга яратса, әнисе сурәт төшерергә сә­ләтле икән. Динар­ның картәтиләре Га­лимҗан белән Равил аккордеонда оста уй­наса, карт-әниләре моңлы җырчылар булган.
– Бу егетләр икесе дә бик тырыш. Аларны инде танылу алып баручы гармунчылар дияргә дә мөмкин, чөнки икесе дә бик күп республика, халыкара конкурсларда җиңү яулыйлар. Моннан тыш, институтта һәм республикада узган чараларда да катнашып торалар. Данис белән Динар инструменталь дуэт белән дә яхшы чыгыш ясыйлар. Дәресләрдә алган белемнәрен арттыру, камилләштерү ягыннан да сүз тидерерлек түгел. Бүген студентларым Бөтен­русия конкурсында катнашырга әзерләнә. Киләчәктә дә егетләрнең уңышлары белән горурланырга язсын. Сәхнә түрен яулап, оста гармунчы һәм остаз булып, тормышта үз юлларын тапкан шәхесләр булачакларына ышанам, – диде үзе дә виртуоз баянчы һәм остаз буларак танылу алган Башкорт­станның атказанган артисты, профессор Фирдус Хәнәфи улы.
Зөһрә ИСЛАМОВА.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас