+12 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
20 октябрь 2023, 14:35

«Мостай Кәрим һәм Рәсүл Гамзатов: үз халыкларының зирәклек илчеләре»

Башкортстан Республикасы Милли китапханәсендә Дагыстанның халык шагыйре Рәсүл Гамзатовның тууына 100 ел тулуга багышланган «Мостай Кәрим һәм Рәсүл Гамзатов: үз халыкларының зирәклек илчеләре» "түгәрәк өстәл"е узды.

«Мостай Кәрим һәм Рәсүл Гамзатов: үз халыкларының зирәклек илчеләре»
«Мостай Кәрим һәм Рәсүл Гамзатов: үз халыкларының зирәклек илчеләре»


"Түгәрәк өстәл" эшендә язучылар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре һәм чакырылган кунаклар катнашты.
Үзенең сәламләү чыгышында Әхмәт-Зәки Вәлиди исемендәге милли китапханә директоры Азат Ибраһимов әлеге чараның мөһимлеген ассызыклады, кызыксыну һәм катнашу өчен "түгәрәк өстәл"дә катнашучыларга рәхмәт белдерде.
Башкортстан Республикасы Язучылар берлеге исеменнән сәламләү сүзе белән шагыйрә, драматург Тәнзилә Дәүләтбирдина чыгыш ясады һәм "түгәрәк өстәл"дә катнашучыларга нәтиҗәле эш теләде. Шулай ук Рәсүл Гамзатов белән Мостай Кәримнең дуслыгы игелек, кешелеклелек һәм тугрылыкның гәүдәләнеше дип билгеләп үтте.
Чакырылган кунак сыйфатында Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең кызы Әлфия Мостай кызы һәм Дагыстан милли мәдәниятенең башкорт төбәк республика иҗтимагый оешмасы рәисе Мәгъмүтхабиб Солтанмагомедов чыгыш ясады.
"Рәсүл Гамзатов һәм Мостай Кәрим «шигъри арба»ның дүрт тәгәрмәченнән торган ике тәгәрмәче булган, алар ярдәмендә Урал һәм Кавказ арасында Русиянең күпмилләтле мәдәнияте өчен ышанычлы күпер ята. Алар патриотизмның чын үрнәген күрсәттеләр. Бу чын ир-егетләр һәм шагыйрьләрнең чын дуслыгы иде", - дип билгеләп үтте Әлфия Мостаевна үзенең чыгышында. Бу хакта тулырак https://mustai.ru/news_items/836 сылтамасы аша белеп була.


Фото: http://bashnl.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: