+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
20 октябрь 2023, 08:25

"Син бит бай, үзең булыш..."

Билгеле булуынча, Данир Сабировның күршеләре янгыннан соң бер нәрсәсез торып калдылар. Юморист аларга булдыралганча ярдәм итә, тик бу уңайдан төрле сүзләр ишетә икән...

"Син бит бай, үзең булыш..."
"Син бит бай, үзең булыш..."
Изге күңелле юморист авыр вакытларында аларга ярдәм итәргә тырыша. Икенче көнне үк паспортлар алырга ярдәм итте. Аннары яңа йорт бетереп керү өчен акча җыю игълан итте. Ярдәмчел кешеләр күп, соңгы язуында инде 917 мең сумнан артык акча җыелган иде. Ул бу кешеләрнең барысына да рәхмәтле.

Шул ук вакытта "кешеләрдән теләнеп йөрмә", "син бит бай, булыш үзең", "йөрисең монда контент ясап", дип язучылар да бар. Данир андыйларга матур гына җавабын да биргән.
 
"Кара эчлеләрнең ачулары килә башлады. Мин күршемә үзем йорт бүләк итсәм дә, акчасын кая куярга белми, дияр идегез. Сезнең эчегез кара. Минем бай дусларым да, гади эшче дусларым да бар. Мин бай кеше. Мин тирәмдәге яхшы кешеләрем белән бай. Әле соңрак бай дусларым нинди ярдәм күрсәткәнен чыгарачакмын. Шартлап үләрсез. Контент пилить итә диючеләргә шуны телим: сезгә дә дә шундый контент булсын яме, эшләп чыгалсагыз", - дигән Данир.

Изге юлда йөргән егетнең эшен күрә белмәүчеләргә лаеклы җавап.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: