+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
22 октябрь 2023, 07:31

Премьерага рәхим итегез!

Уфа "Нур" татар дәүләт театры тамашачыларны көтә.

Премьерага рәхим итегез!Премьерага рәхим итегез!
Премьерага рәхим итегез!

21 октябрьдә Уфа «Нур» татар дәүләт театрында Бану Каһарманова әсәре буенча «Яшәве - рәхәт!» спектакленең премьерасы зур уңыш белән узды. Режиссеры - Зиннур Сөләйманов. Комедия XXXII иҗат мизгеленең премьералар сафын ачты һәм тулы зал җыйды.


Спектакльнең рәссамы - Рөстәм Баймөхәммәтов. Композиторы - Башкортстанның халык артисты һәм атказанган сәнгать эшлеклесе Юлай Үзәнбаев.
Комедиядә шаккатыргыч көлкеле хәлләр тасвирлана. Бер мизгелдә бу тарихта катнашучыларның көндәлек тормышы кискен үзгәрә. Барысы да очраклы рәвештә бер үк вакытта бер фатирда очраша. Бу көтелмәгән хәл хакыйкатьне сөйләргә, ябык җаннарны ачарга ярдәм итә... һәм бер нәрсә аңлашыла: яшәве бигрәк тә рәхәт икән!
Тамаша вакытында көлү бер минутка да тынмаса, спектакльдән соң тамашачы озак вакыт артистларны, авторны һәм режиссерны сәхнәдән җибәрмәде.
Авторны премьера белән котларга аның күп кенә хезмәттәшләре һәм дуслары килгән иде.


- Драматургия минем өчен яңа һөнәр, - дип уртаклашты Бану Каһарманова. - Моңа кадәр мин күп еллар журналистикада эшләдем, хәзер дә гәзиттә журналис булып эшлим. Минем пьесаларым Сибай, Салават театрларында үз тамашачысын тапканга шатмын. Үземне киносценарист буларак та сынап карыйм. “Нур” кебек атаклы театрда минем әсәрем сәхнәләштерелгәнгә, мин бик бәхетле!


“Яшәве – рәхәт!”нең киләсе күрсәтелешләре ноябрь башында ук көтелә. Көтеп калабыз!

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас