Гаепләнүче Вадим Латыйпов "Честно говоря" программасына белдерүенчә, ул кылган гамәле өчен үкенә. Аның сүзләре буенча, ул йорт арестында утырганга күрә һәлак булган хатынның туганнары алдында гафу үтенә алмаган.
Әнвәр Нургалиев аны "гаебен таный белмәүче вак җанлы бәндә", - дип атады. Ул әлеге эш барышын игътибар белән күзәтә. Гаепләнүче башта гаебен таныса да, аннары күрсәтмәләреннән баш тарткан.
"Ул үкенсә дә, тәүбә итәргә җыенмый. Аңа исерек хәлдә машина йөрткән өчен дә оят түгел", - ди Башкортстанның халык артисты.
Бүген Әнвәрне суд залына кертмәгәннәр. Гаепләнүче һәм аның адвокатлары судның ябык режимда үтүен сораганнар. Билгеле булуынча, Латыйпов гаебен танымый. Утырышта ул беренче күрсәтмәләреннән баш тарту турында ходатайство белдергән. Ләкин суд аның теләген үтәүдән баш тарткан. Киләсе утырыш 30 октябрьдә булачак.
Диана Сәфәрова 9 майда авариядә һәлак булды.