

Фән абыйны үз концертына чакырган Руслан Кираметдиновка тамашачы бик рәхмәтле, чөнки бу чын мәгънәсендә халык җырчысын күпләр сәхнәдән югалтып торды, ул егылып аягын имгәткән иде.
Фән Вәлиәхмәтов үзе дә тамашачы белән очрашуына бик шат һәм Русланны мактап, болай дигән: «Бәхетле булсын гомерләрең. Ярты ел ятканнан соң урынымнан кузгатып алып килдең. Рәхмәт сиңа, тамашачылар белән күрешкәч, күңелем булып китте. Бәлки, тиздән аякка да басармын әле, Аллаһы теләсә. Руслан энекәшкә зур уңышлар! Популярлыкның иң пигына барып җитсен. Халык ярата, тавышы матур. Мин инде, өлкән буын җырчы буларак, шундый бәя бирәм аңа – Русланның киләчәге бар».
Тамашачы яраткан җырчысын аягүрә алкышлап хөрмәтләгән.
.