+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
24 октябрь 2023, 15:24

«Казанда Көнчыгыш базар» фестивале старт алды

Башкортстаннан 100дән артык артист бүген, 24 октябрьдә, «Казанда Көнчыгыш базар» фестивалендә чыгыш ясый. Концерт «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында уза.

«Казанда Көнчыгыш базар» фестивале старт алды«Казанда Көнчыгыш базар» фестивале старт алды
«Казанда Көнчыгыш базар» фестивале старт алды

20-27 октябрьдә «Казанда Көнчыгыш базар» халыкара милли мәдәният фестивале уза. Фестивальнең тантаналы ачылышы республика җитәкчелеге, федераль һәм чит ил кунаклары катнашлыгында Казан Ратушасында узды.

«Казанда Көнчыгыш базар» фестивале кысаларында беренче тапкыр “Евразия йөрәгеннән сәләм” гала-концерты узачак, анда Башкортстан Республикасыннан 100 иң яхшы башкаручы һәм иҗат коллективы катнаша. Алар арасында - Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбле, «Кәрвансарай» эстрада-фольклор төркеме, «Аргымак» этно-төркеме, «Хәзинә» этно-проекты, «Бишбармак» оркестры, Фидан Гафаров, Айдар Галимов, Нәзифә Кадыйрова, Гали Алтынбаев, Филүс Каһиров, Идрис Газиев, Айгөл Сагынбаева, Азамат Гафаров, Гөлшат Гыйрфанова, Марсель Котыев, Рәфис Сирусин, Зилия Бәхтиева, Тимур Рамазанов, Гөлнара Вәлиева, Илнур Һибәтуллин, Алинур Дәүләтханова һәм башкалар.

Концертта башкорт халык җырлары һәм инструменталь көйләр, башкорт композиторлары Хөсәен Әхмәтов, Салават Низаметдинов, Рим Хәсәнов, Юлай Үзәнбаев әсәрләре, шулай ук Ф. Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбле башкаруында башкорт хореографиясенең алтын фондыннан биюләр күрсәтеләчәк.

Фото: culture.bashkortostan.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас