

Хәтеремдә, заманында район Советы башкарма комитетында мәдәният бүлеге мөдире булып эшләгәндә Кыңгыр-Мәнәвез авыл Советында 15 гармунчыдан торган баянчылар ансамбле оештырылган иде. Мин аларны телевидениегә “Экран – халык талантларына” тапшыруына (мөхәррире – Башкортстанның халык артисты Фәрит Бикбулатов) алып барган идем. Үземдә музыка коралында уйнау сәләте булмаса да, кечкенәдән җырларга, гармунчыларның дәртләнеп көй сузганын ихлас тыңларга яраттым. Бигрәк тә тальянда уйнап, телләрен моңга манып, күрекләрен сузганнарны, күңелләрне тетрәтеп, йөрәк түрләренә сихри моң өләшкәннәрне.
Бала чактан кешенең күңеленә моң сарыла икән, бернәрсә дә эшләп булмый. Көннәр буена урман-болыннарда, тау, елга буйларында мал карап йөргән көтүченең дә, сәгатьләр дәвамында мотор гөрелтесен колагына сең-дергән тракторчының да, тәүлекләр буена машина руле артында йөзәр чакрым юл үтүче шоферның да үз моңы, үз тавышы бар. Ригать абыйга исә гармун “җене” 4 сыйныфта укыганда ук кагыла.
Шулай бер көнне Васыйл абыйсы тальян гармун алып кайта да, аны әтисенә — фронтовик Миңнебай агага суза. Ул купшы гармунны сак кына кулына ала да, еракта калган яшьлек елларын сагынып, тальянны сузып җибәрә. Йорт эче фәкать музыкаль дулкында тирбәлә диярсең. Колакларын шомрайтып, ихлас күңел белән тыңлаган 11 яшьлек малай әтисе уйнаган көйләрне үзенчә йөрәге аша үткәреп моңлана. Көй артыннан көйләр агыла тора. Тора-бара үзе җырлап, үзе уйный башлый. Әлбәттә, бу сәләте аны чабаталы мәктәп елларында — Кунаккулда да Мәнәвезтамакта укыган чорда да, Венгриядә хезмәт иткәндә дә, гомумән, гомере дәвамында озата бара. Әйткәндәй, Ригать абыйга гармун алып кайтып биргән абыйсы авылның бик ихтирамлы кешесе, заманында мәктәптә физкультура укытучысы булып эшләгән, чаңгы буенча дөнья чемпионы Зәлия Насрыевага зур спортка юнәлеш биргән Васыйл Шәйхетдинов хакында миңа 1972 елда район гәзитендә язып чыгарга туры килгән иде. Бу — үзе олы горурлык! Билгеле, авыл кешесенең шөгыле, яшәү рәвеше бер гармунга, җыр-моңга гына кайтып калмый. Хуҗалыкта әти-әнигә дә булышырга, мал-туарны карашырга кирәк. 13 яшьтән үк колхозда бил бөккән Ригать бернинди эштән дә тартынмый. “Уй җиткәнгә — буй җиткән”, диләр бит халыкта. Буе әллә ни озын булмаса да, камытның чөелдереген тартып, ат җигә алгач, тагын ни кирәк инде атны үз иткән гади авыл баласына?! Ат җигеп йөрү, печән хәзерләү бер вакыт кына, үзе бер күңелле чор бит. Үз вакытында авылдашлары Марат Фәттахов, Рәшит Зәкиев, Фәнил Әхмәтҗанов һәм башкалар белән иңгә-иң тотынышып бергә сабанда да сайрашалар.
Ригать соңрак Себер киңлекләрендә биш еллап шофер булып хезмәт сала. Тик әтисе — 2нче төркем сугыш инвалиды, урын-җир өстендә калгач, аңа туган якларына кайтырга туры килә. Ни үкенеч, ул 58 яшьтә бу якты дөнья белән хушлаша. Шуннан соң, Ригатькә тормыш арбасын тагы да ныграк җигелеп тартырга туры килә. Үзәкләрне өзгәне ачлык була. Ни дисәң дә, гаиләдә 8 бала бит әле. Әйтүе генә рәхәт.
Еллар үтү белән җәйрәп яткан туган якның киң басу-кырлары аны үзенә тарта. Һәм ул районның алдынгы комбайнчысы Марат Фәттахов белән бер комбайнда эшли башлый. Комбайнчы ярдәмчесе буларак, Ригать Шәйхетдинов машина-тракторлар паркына иртәнге сәгать алтыдан ук килә торган була. Ул комбайнның төп узелларын майлый, аның багына ягулык салып, техниканы стартка әзерләп куя.
— Билгеле, ватылып, ремонтта яткан чаклар да булгалады, —дип хәтерли хезмәт ветераны. — Шулай, иртәнге сәгать сигезенче яртылар тирәсендә район партия комитетының беренче секретаре Адольф Андреевич Мурманский килеп төшмәсенме?! Ул: ”Сынок, ну когда выйдешь на поле?” — диде. Мин дә югалып калмадым, хәрбиләрчәрәк: “Через полчаса, товарищ начальник”, — дидем. Ул башын чайкап китеп барды.
Ул чорларны күпләр сагынып искә ала. Бигрәк тә өч тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнгән “Победа” колхозы рәисе Габдуллла Кадыйр улы Фәритов җитәкчелек иткән вакытларны. Бу миллионер хуҗалыкның даны районга гына түгел, республикага танылган иде. Колхоз күпчелек күрсәткечләр буенча алдынгы урыннарны яулап, ике тапкыр КПСС Үзәк комитетының, ВЛКСМ Үзәк комитетының, ВЦСПСның Кызыл Байраклары белән бүләкләнә. Монда, әлбәттә, төнге сәгать икеләргә кадәр басуларны иңләп, бер урак сезонында 8 мең центнер уңыш җыеп алуга ирешкән комбайнчылар Марат Фәттахов белән Ригать Шәйхетдиновның да хезмәт өлеше кергәндер, мөгаен. Ни дисәң дә, сигез урак сезонында шактый гына эшләр башкарылган. “Үзебез урып-җыйган басулардан әй, күңелле барулары”, — дип штурвал артында җырлаган чаклары да булгандыр, бәлки, урак батырларының.
Җитәкчеләр кайда кушса, шунда эшләде Ригать Шәйхетдинов. Аңа хәтта күрше Весёлая роща авылында (бүген ул юк инде) дуңгыз-чылык фермасы коллективын да җитәкләргә туры килә. Ә инде Кунаккул авылы “Победа” колхозыннан аерылып чыккач, Ригать Миңнебай улын “Дружба” колхозына караган, шулай ук Касыйм, Разыя авылларын берләштергән бригаданың бригадиры итеп тәгаенлиләр. Әлбәттә, өч авыл халкы белән эшләве җиңелдән булмый. Нишлисең, тешне кысып булса да түзәргә, кешеләр белән ничек тә уртак тел табарга туры килә. Билгеле, һәрчак гаделлеккә омтылган, гаять туры сүзле кешене күпләр өнәп тә бетерми. Әйе, һәр хезмәт урыны — урта звено белән җитәкчелек итү, шулай ук хуҗалыкта мелиорация эшен җитәкләү — һәммәсе гомер дәвамында ниндидер якты эз калдыра. Юбилей медальләре, республика Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнү — болар тынгысыз хезмәт җимешләре, әлбәттә. 56 ел бергә иңгә-иң куеп тату яшәгән тормыш иптәше Сәбилә апа да заманында көнне-төнгә ялгап эшләгән хезмәт батыры. Фермада сыер да сауды, шикәр чөгендере дә үстерде. Аның да хезмәте мактаулы булды. Йорт-ихата гөл-чәчкәдә утыра, биредә виноградка кадәр үсә.
Умарталарның саны унбишкә җиткән чагы булды. Сыер, кош-корт асрап гомер итә өлкәннәр. Бүгенге көндә дүрт баланың икесе авылда яши. Һәммәсе дә гаиләле. Балалар, оныклар әти-әни, картәни, картәти дип җан атып торалар. Тик менә мәктәптә “4”ле һәм “5”ле билгеләренә генә укыган кызлары Резеданың гына гомере кыска булды — 20 яшендә мәкерле чир аны бу якты дөньядан алып китте. Нишлисең, язмыштан узмыш юк шул. Заманында авыл Советы депутаты булган, башка җәмәгать эшләренең уртасында кайнаган, күптән лаеклы ялдагы мәзин Ригать Шәйхетдинов, имам-хатип Әнүс Сафин белән авыл мәчетенең документларын эшләтүдә, нигез ташын салуда актив катнаша. Әйткәндәй, Ригать аганың картәтисе Камалетдин бабай да заманында мулла, авыл старостасы булган. Соңрак авылдашлары Раил Сираев, Тәлгать Галимов һәм башкалар ярдәмен-дә бергәләп мәчет төзү эшенә алындылар. Башта авыл халкы, соңрак Кунаккул авылының, районның гына түгел, Русиянең мактаулы гражданы, Русиянең атказанган энергетигы, “Промстрой” җәмгыятенең генеральный директоры, мәрхәмәтле Рәис Хәләф улы Габдрахманов зур финанс ярдәме күрсәтте.
Авылдашлары Ригать Миңнебай улын изге күңелле кеше булганы өчен бик хөрмәт итә. Менә без агабыз белән хәйрия акчасына аның башлангычы буенча төзекләндерелгән, агачлар шаулап үскән “Әүлия” чишмәсе янында гомер акканын тыңлап утырабыз. Әйткәндәй, бу изге чишмәне төзекләндерүдә, аны заманча итеп ихаталауда Ригать аганың, Зәригать Галимовның, эретеп ябыштыручы Гайнетдин туганның да хезмәт өлеше зур. Алтын көзнең сихри бер мизгелендә кызгылт-сары балан, миләшләрнең талгын гына лепердәшкәненә карап, гомер тавының сиксәненче баскычыннан атлаган Ригать Шәйхетдинов ирексездән тальянына ияреп җыр сузды:
Олы юлның тузанын ла
Үзем күрдем тузганын.
Белми калдым,
сизми калдым
Яшь гомеремнең узганын.
Шагыйрь әйтмешли, гармун күреге сузыла да ул, тик сузылмый гомер генә.
Кулыннан гармунын төшермәгән, “Шахта”, “Арча”, “Сарман”, “Җидегән чишмә”, “Сибелә чәчәк” һәм татар халкының йөрәккә үтеп, үзәкләрне өзәрлек башка җырларын үзе уйнап, үзе җырлап, Ригать агабыз кай тарафларда гына булмаган?! Бәләбәй, Уфа, Ишембай, Бишбүләк, Туймазы калмаган. Егерме елдан артык вакыт эчендә район, зона фестивальләрендә, фольклор бәйрәмнәрендә катнашып, дистәләгән диплом-грамоталарга, кыйммәтле бүләкләргә ия булган кеше ул. Аның турында гомерен мәдәният-мәгърифәтчелек эшенә багышлаган авылдашы Римма Галәветдинова да мактап телгә алды. Чөнки авылда үткәрелгән бер чара да Ригать Шәйхетдиновтан башка үтми. Алай гына да түгел, кызу печән өстендә, күрше Кыңгыр-Мәнәвез авылында үзем оештырган “Сагындырасыз, замандашлар!”, “Урамдашлар” чараларына да килеп, тамашачыларга үзенең җыр-моңын бүләк иткән иде. Ә инде йортларына килгән һәркем биредәге ихлас кунакчыллыкны тоеп, аларның Сәбилә апа белән пар күгәрченнәр кебек гөрләшеп яшәүләренә сокланып китәләр, мал, кош-корт асрап, алар матур итеп гомер итәләр. Өстәвенә, Ригать ага тәҗрибәле, һәвәскәр балыкчы да. Кичләрен исә янә репетициягә ашыга, ә иртәгәсен үзенең “Калина”сына утыра да, яшьлек дустын — тальянын алып, район үзәгенә чираттагы мәдәни чарага юллана. Әнә шулай, гомеркәйләрнең үткәне дә сизелми икән.
Әнвәр Сөләйманов,
журналистика ветераны.
Бишбүләк районы.