Спектакль, Уфадан тыш, 2-10 ноябрьдә шулай ук Саранск, Ярославль, Тверь, Боровичи һәм Мурманск шәһәрләрендә күрсәтеләчәк.
- Бердәм гастроль системасын тергезү идеясе бөтен ил буенча иҗат коллективларында гаҗәеп җавап алды. Бөтенрусия гастроль-концерт планының «Зур гастрольләр» һәм «Без - Русия» программалары елдан-ел күбрәк катнашучыларны җәлеп итә. Йөзләгән артистлар Ватаныбызның төрле почмакларына гастрольләргә барырга, уникаль һөнәри тәҗрибә һәм иҗади энергия тупларга, ә Русиянең эре һәм кече шәһәрләрендә яшәүчеләр – иң яхшы спектакльләрне һәм концертларны күрергә мөмкинлек ала, - дип билгеләп үтә Русия Федерациясе Мәдәният министры Ольга Любимова.
«Я Zнаюправду!» спектакленең нигезенә 2017 елның июлендә басылган «Донбасстагы сугыш: халык елъязмасы» китабы материаллары ята.
Анда 2014-17 еллардагы сугыш хәрәкәтләре фонындагы вакыйгаларны кичерүчеләрнең истәлекләре тупланган. Спектакльгә шулай ук режиссер Алла Ульянова тарафыннан җыелган азат ителгән торак пунктларда яшәүчеләрнең тарихы кертелгән. Әсәрнең төп геройлары - чын кешеләр, Донецк Республикасы халкы, төрле һөнәр вәкилләре: медиклар, шоферлар, журналистлар, укытучылар, балалар бакчалары тәрбиячеләре, алар үзләренең шәхси тарихларын бизәксез сөйлиләр.
Спектакльдә ДХРның халык артисты, Украинаның атказанган артисты Алла Ульянова, Русиянең атказанган артисты, ДХРның атказанган артисты Мария Марченко, Елена Перелыгина, Владимир Быковский, Игорь Рыбчинский, Мария Молодова, Евгений Попов катнашалар.
Гастрольләр "Росконцерт" тарафыннан Русия Федерациясе Мәдәният министрлыгының Бөтенрусия гастроль-концерт планы нигезендә оештырыла.
Фото: Башинформ