

Нурихан Фәттах (Нурихан Садрилмән улы Фәттахов) 1928 елның 25 октябрендә Яңавыл районының Күчтавыл авылында колхозчы гаиләсендә туа. Балачагы шул төбәктәге Яңа Уртавылда уза. 1946 елда Яңавылдагы 1нче урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казанга килеп, университетның татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый, аны тәмамлагач, бер ел (1951–52) Татарстан китап нәшриятының балалар һәм үсмерләр әдәбияты редакциясендә мөхәррир, ә 1952–53 елларда Татарстанның Чистай шәһәрендә “Сталин байрагы” дигән өлкә гәзите редакциясендә тәрҗемәче булып эшли. 1953 елның маеннан яңадан Казанга кайтып, язучылык хезмәтенә күчә.
Нурихан Фәттах әдәби иҗат эшенә мәктәптә укыганда ук керешә: шигырьләр, хикәяләр яза, көндәлекләр алып бара. Студент елларында фольклор экспедицияләренә чыгып, татар халык иҗаты әсәрләрен җыеша, халыкның сөйләм телен, йола-ырымнарын, борынгы тарихи риваятьләрне, әдәби истәлекләрне бик мавыгып өйрәнә. 1944 елдан матбугатта аның шигырьләре күренә башлый, ә 1948 елда “Безнең хикәяләр” дигән күмәк җыентыкта “Утлар” дип аталган беренче чәчмә әсәре дөнья күрә. Ниһаять, 1955 елда ул “Сезнеңчә ничек?” дигән беренче романын тәмамлый. Студентлар тормышыннан алып язылган һәм илленче еллар яшьләренең уй-хисләрен, борчуларын, уку һәм хезмәт мәшәкатьләрен, мәхәббәт, әхлак мәсьәләләренә караш-мөнәсәбәтләрен үзенчәлекле итеп чагылдырган бу роман 1956 елда “Совет әдәбияты” (хәзерге “Казан утлары”) журналында басылып чыга һәм укучылар, әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан яратып кабул ителә.
Илленче еллар урталарында, совет хөкүмәте карары белән Казахстан далаларында чирәм җирләрне күтәрү кампаниясе башлангач, Нурихан Фәттах ике ел рәттән берничә ай буе Павлодар өлкәсендәге “Казан” совхозында эшли, Татарстаннан килгән эшчеләрнең тормышын һәм хезмәтләрен өйрәнә, бер үк вакытта тугандаш казах халкының тормыш-көнкүреше белән якыннан таныша. Шуның нәтиҗәсе буларак 1962 елда әдипнең “Бала күңеле далада” дигән икенче зур романы языла. Чирәм җирләрне күтәрү хәрәкәтенә бәйле рәвештә заманның тормыш, әхлак, хезмәт мәсьәләләрен реалистик рухта тасвирлаган бу әсәре һәм аннан соң берничә ел узгач медицина хезмәткәрләре, яшьләр тормышыннан алып иҗат ителгән “Мөдир Саҗидә” повесте (1968) белән Нурихан Фәттах шул елларда ук үзен татар прозасына үзенчәлекле бер төс, аһәң алып килгән талантлы каләм остасы итеп таныта.
Узган гасырның алтмышынчы елларыннан язучы иҗади игътибарын тагын бер өлкәгә – татар әдәбиятында күтәрелмәгән чирәм хәлендәге тарихи жанрга юнәлтә. Ул, бөтен көч-дәртен җигеп, татар халкының үткәнен өйрәнергә керешә, археологик экспедицияләргә кушылып, борынгы Болгар шәһәре хәрабәләрен казу эшләрендә катнаша, гомумтөрки һәм татар халкы тарихына кагылышлы гыйльми хезмәтләрне, борынгы язма истәлекләрне, документларны, безнең эрага кадәр кытай тарихчылары теркәп калдырган барлык беренчел чыганакларны күздән кичерә. Бу озак елларга сузылган эзләнү-өйрәнүләрнең нәтиҗәсе булып, иң әүвәл “Әтил суы ака торур” романы (1970) һәм “Кол Гали” трагедиясе (1973) иҗат ителә.
Әдипнең тарихи теманы яктырткан “Сармат кызы Сәринә” дигән икенче бер шигъри трагедиясе дә (1986) бар.
1977–85 еллар арасында Нурихан Фәттах “Сызгыра торган уклар” дип аталган икенче тарихи роман-дилогиясен тәмамлый. Ике китаптан торган, күп планлы, күп персонажлы бу әсәр төрек-татар халыклары тарихының тагын да борынгырак дәверләрен үз эченә ала.
Нурихан Фәттах — балалар әдәбияты, драматургия, әдәби тәрҗемә өлкәсендә дә нәтиҗәле эшләүче әдипләрдән. Балалар өчен ул “Тегермәндә” (1957), “Өч туган” (1961), “Ирек, Алмас һәм Җәлил” (1966), “Яшь чакларда” (1967), “Безнең бабай” (1976) исемле хикәя җыентыклары чыгара, “Энҗеле Үрдәк” дигән пьеса-әкият яза һәм башка әсәрләр иҗат итә. Тәрҗемә өлкәсендә Виктор Гюгоның “Хокуксызлар” романын, Оноре де Бальзакның “Отец Горио” романы белән сайланма хикәяләр җыентыгын, Иван Гончаровның “Обломов”ын һәм башка урыс язучыларының әдәби әсәрләрен татарчалаштыра.
Нурихан Фәттах 1994 елда “Сызгыра торган уклар” дигән икенче романы өчен Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
1998 елда Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев указы белән аңа “Татарстан Республикасының халык язучысы” дигән исем бирелә. 1992 елда Халыкара биографик үзәк (Кембридж, Англия) аны, дөньяның күренекле шәхесләре исемлегенә кертеп, “Ел кешесе” дигән диплом белән бүләкли.
Нурихан Фәттах 1978 елдан “Русия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем йөртә.
Күренекле якташыбыз 2004 елның 18 февралендә Казанда вафат булды, Яңа бистә зиратында җирләнде.