+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
27 октябрь 2023, 09:35

Зәңгәр күктә очсын ак кошлар...

8 сентябрендә үткән гасырның бөек шагыйре, тәрҗемәче, прозаик, публицист Рәсүл Гамзатовның тууына 100 ел тулды. Шагыйрьнең иҗаты Русиядә генә түгел, ә аның чикләреннән еракларда да билгеле. 2023 ел илдә Рәсүл Гамзатов елы дип игълан ителде. Күп кенә мәйданчыкларда шагыйрьнең иҗаты искә алынды.

Зәңгәр күктә очсын ак кошлар...Зәңгәр күктә очсын ак кошлар...
Зәңгәр күктә очсын ак кошлар...

Юбилей чараларын дәвам итеп, Башкортстан Республикасы Башлыгы каршындагы Башкорт дәүләт хезмәте һәм идарә академиясе һәм Дагыстан милли мәдәниятенең Башкортстан республикасы иҗтимагый оешмасы Дагыстанның халык шагыйре Рәсүл Гамзатов әсәрләре буенча укучыларның шигъри конкурсын үткәрде.

Конкурста йөздән артык 14-23 яшьлек барлык дәрәҗәдәге белем бирү оешмалары укучылары катнашты. Бәйге 20 сентябрьдән 20 октябрьгә кадәр дәвам итте.
Бүген академиядә конкурс җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.
Уку йортының ректоры Дамир Абдрахманов балаларны, студентларны, хөрмәтле кунакларны сәламләп, Рәсүл Гамзатов иҗатының тәрбияви әһәмиятне, милләтара дуслыкны ныгытуын һәм мәдәниятне үстерүен билгеләде.

Башкортстанның Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе Эльмира Саматова һәммәсен шигърият бәйрәме белән тәбрикләде, шагыйрь иҗатының бәяләп бетергесез мирас булуын әйтте, үз чыгышында Мостай Кәримне, шагыйрьләрнең дуслыгын искә алды.
Башкортстанда Дагыстан милли мәдәнияте оешмасы җитәкчесе Мөхәммәтхабиб Солтанмөхәммәтов шагыйрь иҗатын сөюче яшьләргә, мөгаллимнәргә, килгән кунакларга рәхмәт белдерде, әдипнең иҗаты турында сөйләде.

Чара матур җырлар һәм биюләр белән үрелеп барды.
Сәнгатьле сөйләм бәйгесендә җиңүче балаларга һәм аларның остазларына дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Автор фотолары.

 

Зәңгәр күктә очсын ак кошлар...
Зәңгәр күктә очсын ак кошлар...
Зәңгәр күктә очсын ак кошлар...
Зәңгәр күктә очсын ак кошлар...
Зәңгәр күктә очсын ак кошлар...
Зәңгәр күктә очсын ак кошлар...
Зәңгәр күктә очсын ак кошлар...
Зәңгәр күктә очсын ак кошлар...
Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас