Бу хакта ул социаль челтәрдә болай яза:
– Без бергә! Мөнәсәбәтләребезнең туктап торуы икебез өчен дә бик кирәк иде. Инде тәмам буталып, акны һәм караны күрми яши башлаган идек. Бу хәл бер-беребезгә карата булган хисләрнең ихласлыгын тасвирлады.
Бик күп тәнкыйть һәм терәк булырлык җылы сүзләр килеп иреште шушы арада. Безнең генә түгел, ә сезнең белән булган мөнәсәбәтләргә дә ачыклык керде. Нишлисең инде, тормыш булгач, бар да була.
Беребез дә фәрештә түгел: сез дә, без дә! Һәрберебез үз юлын үтә, адаша-адаша, бәхет каршына барабыз. Тик кайчак, борма юллар аша үтеп, чын бәхетнең янәшәдә генә булганын аңлыйбыз! Бер-беребезне кадерләп, хөрмәт итеп яшик!
Эльмира аерылышуның төп сәбәбе - игътибар җитмәү дигән иде. Инде барысы да җитәрлек булсын, яшьләрнең сөю талына нәни генә бер сары сандугач кунсын дип телик.
Фото: https://syuyumbike.ru/images/uploads/news/2021/11/26/8df4ff0349ec3e40ff5c4beb7ef0c108.png