

"Мәдәниятләр диалогы контекстында милли тел: тикшеренүләр һәм укыту" дип аталган конференция бүген М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында узы.
- Хәерле көн, хөрмәтле дуслар! Конференциядә катнашучыларны сәламлим. Илебездә 277 тел һәм диалект бар. Телләрне саклау темасы бик катлаулы, ул комплекслы хәл ителә. Монда гаилә дә, җәмгыять, дәүләт, матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары да мөһим роль уйный, - диде Илдар Гыйльметдинов.
Исегезгә төшерәбез, чара Русия Мәгариф министрлыгы, Башкортстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, “Русия татарлары милли-мәдәни автономиясе” федераль иҗтимагый оешмасы, “Башкортстан Республикасы татарлары милли-мәдәни автономиясе” төбәк иҗтимагый оешмасы ярдәме, шулай ук Милләтләр эшләре буенча федераль агентлыкның финанс ярдәме белән оештырыла.
Фото: tatar-congress.org