+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
2 ноябрь 2023, 04:28

Туган көнең белән, Филүс!

Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Филүс Каһировны котлауларга кушылабызмы?

Туган көнең белән, Филүс!Туган көнең белән, Филүс!
Туган көнең белән, Филүс!

Без “Кызыл таң”ның “ВКонтакте” төркемендәге дусларга яраткан җырчыбыз, "Кызыл таң" гимнын башкаручы якын дустыбыз Филүс Каһировка сорау, теләкләр юллау мөмкинлеге биргән идек. Шул сорауларны Филүскә җиткереп, аның җавапларын сезгә тәкъдим итәбез.

– Филүс, Сезнең җырлавыгыз Хәй­дәр Бигичевныкын хәтерләтә, диләр. Үзегез моңа нинди карашта? Аның осталыгын махсус өйрәнде­гезме? Мәшһүр җырчының кинәт үлемен бик авыр кичергән халкыбыз аның дәва­мын Сездә күрә икән, бу бик зур җаваплылык та әле, шулай бит?

– Чыннан да, җырлавымны Хәйдәр Бигичевка охшатучылар бар. Мин җырла­ганда Зөһрә апаның да сәхнә артында тыңлап торып, “Рәхәтләнеп Хәйдә­ремне тыңлагандай булдым!” – дигәне бар иде. Чыннан да, Хәйдәр абыйның башкару осталыгын өйрәндем. Бигрәк тә консерва­ториядә укыганда аны күп тыңладым. Әл­бәттә, Илһам Шакиров белән икесен дә. Алар аша татар җыр сәнгатенең тра­ди­ция­ләрен өйрәндем. Оста җырчылар­дан өйрәнү бик кирәк, тавышны үстер­гәндә, тәҗрибә туплаганда аларга охшатып җырларга тырышу да язык түгел. Соңрак Хәйдәр Бигичев репертуарыннан җырлар­ны җырладым, чөнки алар минем күңел халәтемә бик якын. Әгәр кайчандыр мин башкарган җырлар­ны яшьрәк җырчылар үрнәк итеп алып җырласа, бик бәхетле булачакмын.

– Филүс, Сез – бүгенге көндә бик танылган артист. Иҗат юлыгызда нинди авырлыклар узарга туры килде. Шуның бер-икесе турында сөйләп үтсәгез иде.

– Авырлыкларның да күңелгә ятканнары була. Әйтик, танылган артист буласың килсә, бик күп, авыр хезмәт куярга кирәк. Яшь чакта бүген үк танылу аласы килә, ә моңа ирешкәнче билгеле бер вакыт аралыгы таләп ителә. Кайсыбер җырны башкарырга тавышың җит­лек­мәгән, тормыш тәҗрибәң җитешмәгән булуы мөмкин. Менә шушы авырлыкларны җиңеп чыгарга кирәк.
Ә күңелгә ятмаганнары... Алары узды инде, кабат кузгатасы килми. Шулай да, ха­лыкта “шагыйрьне үтерәсең килсә, каләмен ал”, – диләр. Ә җырчыны үте­рә­сең килсә, җырын тартып ал. Минем белән дә шундыйрак хәл булды. Бер ел буена җыр­ларга рөхсәт булмавын бик авыр кичердем. Шунда тамашачым ярдәмгә килде. Радио, телевидение, башка матбугат чараларына күпләп мөрәҗәгать иттеләр, “Нишләп ул юк?” – дип таптырдылар. Миңа бу бик зур көч бирде. “Кая булды ул?” – дип бер уйлап куярлар да, онытырлар иде, югыйсә... Шуңа мин тамашачыма чиксез рәхмәтле.

Сорауларны, теләкләрне дәвам итегез, дуслар, без аларның барысы да Филүскә җиткерәчәкбез.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас