Вадим Захаровка «Татарстанның халык артисты» дигән мактаулы исем бирелгән. Ул бик шатланып, сторисларында хәбәр калдырган.
«Дуслар, әле бер-ике сәгать элек гади генә керәшен егете Вадим Захаровны «Татарстанның халык артисты» дигәне мактаулы исем белән бүләкләргә дигән указга кул куелган, диделәр. Әле ышанып та бетеп булмый. Зур рәхмәт тамашачыларга, әти-әнигә, гаиләгә. Мин бу зур бүләкне әнигә багышлыйм. Әни генә күрә алмады…
Менә шундый сөенечле хәбәрләр килде. Бергә булыйк, куаныч-шатлыкларыбызны уртаклашып, бүлешеп яшик», – дигән ул.
Котлауларга кушылабыз, игелеген күрергә язсын!
Фото: Интертат