+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
5 ноябрь 2023, 08:05

"Гомерем буе хыялландым"

"2016 елда, кыюлыгымны җыеп, "Татар җыры" концертларының берсендә Хәния Фәрхи янына килдем һәм үземнең хыялымны әйттем. Ул миңа җавап итеп: ""Әлдермеш"кә аранжировка яз, җырларбыз", – дигән иде...",  - дип язган Радик Юлъякшин.

"Гомерем буе хыялландым"
"Гомерем буе хыялландым"
Радик Юлъякшин Хәния Фәрхинең «Әлдермешкә кайтам әле» җырын үз репертуарына алган.

«Легендар Хәния Фәрхи башкаруындагы «Әлдермеш» җыры беренче тапкыр 1996 елда яңгыраган һәм хитка әверелгән. Без бу җырга яңалык керттек һәм заманча аранжировка ясарга булдык. Ул Х. Фәрхи истәлегенә беренче тапкыр сәхнәдә яңгырады.

Мин гомерем буена Хәния Фәрхи белән дуэт җырларга хыялландым. 2016 елда, кыюлыгымны җыеп, «Татар җыры» концертларының берсендә Хәния Фәрхи янына килдем һәм үземнең хыялымны әйттем. Ул миңа җавап итеп: «"Әлдермеш"кә аранжировка яз, җырларбыз», – дигән иде. Мин аның теләктәшлек белдерүеннән илһамланып киттем һәм, әлбәттә, аранжировка эшли башладым, аны яздым. Әмма, кызганычка, ул вакытта дуэт була алмый калды.

Озак 7 ел узды. Заманча технологияләр һәм ясалма интеллект ярдәмендә «примадонна»ның тавышын ясый алдык һәм безнең дуэтны чыгардык.

Чаллыда җыр презентациясе булды. Мин сезнең реакциягезне күрдем. Мин бәхетле. Минем хыялым тормышка ашты.

Хәния Фәрхинең кабатланмас тембрын җиткерә алдыкмы, шуны язып калдырыгыз әле. Бу дуэт сездә нинди хисләр уятты?

Кечкенә серне ачам: Хәния Фәрхинең тавышы ясалма интеллект ярдәмендә билгеле бер тавыш программалары ярдәмендә ясалды», – дип язган социаль челтәрдә Радик Юлъякшин.


Фото: социаль челтәрләрдән.
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: