+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
6 ноябрь 2023, 10:31

Әбринең мулла кушкан исеме ничек?

Юморист, пародист, сүз остасы, шигырьләр, көйләр язучы, автор-башкаручы, җырчы... Исеменә дә колак күнекте кебек инде.

Әбринең мулла кушкан исеме ничек?
Әбринең мулла кушкан исеме ничек?

Бу хакта ул үзе болай сөйләгән:

— Бу псевдонимның тарихы Арча педагогия колледжы белән бәйле. Яңа ел кичәсенә дискотека үткәрергә кирәк иде. Афишалар ясап, үзебезгә псевдоним эзли башладык. Озак уйлаганнан соң, фамилиямнән ясарга булдым: Хәбриевнең башыннан х хәрефен һәм соңгы кушымчасын алдым да, Әбри дип калдырдым. Радиода эшли башлагач та, шул псевдонимны кулландым. Үз исемем белән эндәшүчеләр дә, Әбри диючеләр дә бар. Документларны алыштыруның мәгънәсен күрмим. Әбри сәхнә псевдонимы гына.
Әти-әни биргән исемем кадерле. Мулла кушкан исем гомер буе үзем белән калачак. Исем алыштыручыларга уңай карыйм. Бу адымга барырга төрле сәбәпләр булырга мөмкин. Исеме җисеменә туры килә дигән сүзгә ышанам. Үз исемем Данияр — борынгы фарсы исеме. Ул “аң-белемгә, сәнгатькә омтылу” дигәнне аңлата. Тагын бер мәгънәсе бар: данны үзе белән ияртеп йөри. Миңа бик туры килә.

Фото: гаилә архивыннан.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: