+20 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
8 Ноября 2023, 02:20

Габделфәт ничек гармунлы булган?

Моның өчен коточкыч авыртуларга түзәргә туры килгән аңа.

Габделфәт ничек гармунлы булган?Габделфәт ничек гармунлы булган?
Габделфәт ничек гармунлы булган?
"Дүртенече сыйныфта укыганда тешем авыртып бик озак газап чиккәннән соң, әнием миңа: "Теш табибына барсаң, гармун алып бирәм," - диде. Барырга бик курыккан булсам да, гармунсыз калуны олы югалту итеп тойдым. Табибка бардык, аннан чыгып туп-туры кибеткә киттек. Әни сүзендә торды, гармун алып бирде. Тиз арада уйнарга да өйрәндем: әни җырлый, ә мин аңа ияреп уйнап китә идем. Ике-өч елдан авылда бер мәҗлес тә минсез үтми иде. Шулай итеп, теш сызлау мине гармунлы итте һәм ул гармуным бүгенгесе көндә дә иң кадерле җәүһәрдәй өй түрендә саклана", - дип язган җырчы Габделфәт Сафин.

Фото: социаль челтәрләрдән.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас