

Миңнегөл Хисамова 1948 елның көзендә Куергазы авылының Ялчыкай авылында туган. Балачактан иҗат итә. Беренче шигыре “Башкортстан пионеры” гәзитендә басыла. Таймас урта мәктәбендә өч ел укыгач, Уфадагы 1нче интернат-мәктәпкә юллана. Аны тәмамлагач, Уфада пыяла заводында оператор булып хезмәт юлын башлый.
1972-73 елларда “Совет Башкортостаны” гәзитендә әдәби хезмәткәр була. Югары Кыйгының 2нче мәктәбендә ике ел башкорт теле һәм әдәбияты укыта.
1983 елда гаиләсе белән Уфага күченеп килә. Башта - 8нче балалар йортында, соңыннан хаклы ялга чыкканчы 28нче интернат-мәктәптә эшли. 1988 елда “Туган туфрак яктысы” дигән беренче китабы “Җиде чишмә” җыентыгында дөнья күрә.
Шагыйрәнең ун китабы нәшер ителгән. Гомерен яшь буынны тәрбияләүгә, укытуга багышлаган авторның балалар өчен әсәрләре дә байтак. Озак еллар мәгариф өлкәсендә күрсәткән тырыш хезмәте өчен ”Русия мәгарифенең почетлы хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә лаек була, Баязит Бикбай исемендәге әдәби премия лауреаты.
Начар күрүче һәм бөтенләй күрмәгән балалар белән эшләгән, аларга күңел җылысын биргән, сәламәтлекләре камил булмаган сабыйларны ярты сүздән аңлый белгән Миңнегөл Сәлимҗан кызының юбилее уңаеннан оештырылган чараның сукырлар өчен китапханәдә үтүе дә очраклы түгел. Очрашуга ул укыткан интернаттан да укучылар, педагоглар килгән иде.
Сүзне беренчеләрдән булып китапханәнең директоры Айгөл Әминева алды. Ул очршуның нәкъ биредә үтүенең алар өчен шатлыклы вакыйга булуын билгеләде, шагыйрәгә җылы теләкләрен җиткерде, авторның иҗатының сукырлар өчен дә яраклаштырылуы, яратып укылуы турында сөйләп үтте.
Юбилярның сеңлесе — билгеле журналист һәм шагыйрә Зөһрә Котлыгилдина апасының бик тырыш, хезмәт сөючән һәм шул ук вакытта тыйнак кеше булуын әйтте, аның сүзләренә бик күп җырлар язылганын һәм алардан зур бер концерт оештырып булу мөмкинлеген дә билгеләде.
Башкортстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Тәнзилә Дәүләтбирдина шатлыклы хәбәр җиткерде — Миңнегөл Хиасмовага “Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” исемен бирү буенча документка Башкортстан Башлыгы кул куйган. Тәнзилә Салих кызы шагыйрә иҗатының һәркем күңеленә хуш килерлек итеп язылуын, шигырьләренең җырлап торуын билгеләде, әдибәгә матур теләкләрен әйтте. Язучы Венер Исхаков шагыйрәнең иҗатта башкаларныкыннан аерылып торучы үз юлы барлыгын ассызыклады, шигырьләрендә әнкәйләргә, туган җиргә, илебезгә сөю ачык чагылуын билгеләде.
Шагыйрә эшләгән интернат-мәктәп укучыларының чыгышы бигрәк тә күңелгә үтәрлек булды. Балалар Миңнегөл Хисамованың шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләде.
Башкортстанның халык артисты Лилия Ишемьярованың моңлы чыгышы кичәгә ямь өстәп җибәрде. “Миңнегөл Хисамова белән безне шигьрияткә сөю очраштырды”, — диде ул һәм шагыйрә сүзләренә җырларны бик яратып башкаруын әйтте.
Башкортстанның халык шагыйре Гөлфия Юнысова яшьлек елларын искә алып, һәммәсен елмайтып алды, чордашы Миңнегөл Хисамовага багышланган шигырен укыды, аңа озын гомер, уңышлар теләде.
Балалар язучысы Фәрзәнә Гобәйдуллина шагыйрәнең балаларны аңлый белүен, сабыйларның да аны ихлас яратуын билгеләп китте, моны үз күзләре белән интернаттагы очрашуларда күргәнен сөйләде.
Республиканың Милли әдәби музее директоры Миләүшә Каһарманова да, шагыйрәне ихлас тәбрикләп, аның иҗатына ихтирамын белдерде.
Миңнегөл Хисамованың кызы Айгөл Хисамова “Башкортостан” радиосы журналисты булып эшли, ул әнкәсенә иң җылы теләкләрен җиткерде, матур тәрбиясе өчен рәхмәт белдерде.
Кичәдә якыннары, иҗатташ дуслары шагыйрәгә ихлас тәбрикләү сүзләрен әйтте, гөлләмәләр бүләк итте, ихтирам, сөю билгеләре күрсәтте. Шагыйрә һәммәсенә рәхмәтен белдерде, шигырьләрен укыды.
Ләйсән Якупова фотолары.