+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
9 ноябрь 2023, 14:40

Уфага халыкчан, музыкаль татар театры килә!

Бүген “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының Уфада булачак гастрольләренә багышланган матбугат конференциясе үтте.

Уфага халыкчан, музыкаль татар театры килә!Уфага халыкчан, музыкаль татар театры килә!
Уфага халыкчан, музыкаль татар театры килә!

- Мәртәбәле театрның 90 еллык юбилее уңаеннан аның гастрольләрен үзебездә кабул итүебезгә бик шатбыз. Барысы да бик яхшы дәрәҗәдә үтәчәгенә ышанычыбыз зур, - диде “Нур” татар дәүләт театры директоры Фирзәт Габидуллин.

“Нур”лылар бу вакытта үзләре Мәскәүдә булачак – 30 ноябрьдә һәм 1 декабрьдә илнең башкаласында ике спектакль күрсәтәчәкләр.

Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов белдерүенчә, Уфада гастрольдә алар соңгы тапкыр 2019 елда булган. Сәбәбе билгеле – пандемия.

- Мин бу театрда 20 эшлим. Сәнгатькә беренче адымнарымны нәкъ Уфага гастрольләрдә ясаганым да истә. 2012 елда без бирегә “Туганлык” фестивале кысаларында килгән идек. Туфан Миңнуллинның “Төш” спектаклен тамашачы бик яратып кабул итте. Бу юлы мин “Ашина” мистик драмасында Уфа тамашачысы белән очрашачакмын. Түземсезлек белән гастрольләр башлануын көтәм, уфалыларны бик сагындым, - диде Татарстанның атказанган артисткасы Гөлназ Наумәтова.

Бу гастрольләрендә Тинчурин театры безне дүрт спектакль белән сөендерәчәк. 29 ноябрьдә күрсәтеләчәк “Яратам! Бетте-китте!” комедиясендә вакыйгалар ике генә өе калган авылда бара. Тамашаның төп темасы – мәхәббәт.

30 ноябрьдә уфалылар Башкортстан язучысы Салават Әбүзәровның “Хыялый” лирик комедиясен карап хушланачак. Хыял кошына күңелдә һәрчак урын табыла – спектакльне караган һәркем шушы хакыйкатькә төшенәчәк, дип ышандыра Казан кунаклары.

“Кияү урлау” комедиясе Башкортстан башкаласында 1 декабрьдә күрсәтеләчәк. Аталышыннан ук күренүенчә, монда көләргә-елмаерга сәбәп күп булачак. Дуслык, вәгъдә, тормышның көтелмәгән борылышлары – болар барысы да юмор аша оста чагылдырылган.

“Ашина” мистик драмасы тормышның кешене һәрчак сынау алдына куюын ассызыклый. Спектакльдәге вакыйгалар тиздән су астында калачак утрауда бара. Төркиләрнең риваяте буенча, Ашина – әнисе үлгән малайны имезеп үстереп, нәселне, ыруны коткарган ана бүре. Беркемне дә битараф калдырмаячак драма 2 декабрьдә күрсәтеләчәк.

- Ни өчен комедияләр күбрәкме? Тамашачыда авыр тойгы калдыра торган әсәрләр белән артык мавыгырга кирәкми. Шәфкатьлелек, яктылык, җылылык балансын саклыйсыбыз килә. Без Уфага иң яңа тамашаларыбызны алып киләбез, - дип аңлатма бирде Фәнис Мөсәгыйтов. – Репертуарыбызда төрле спектакльләр бар. Шигъри тамашалар да, төрле жанрдагы сәхнә әсәрләре дә. Кайберләрен алып килергә декорацияләрнең катлаулы булуы мөмкинлек бирми. Ә Уфада күрсәтеләчәк спектакльләребез - иң популярлардан. Аларны бездә ял көннәрендә икешәр тапкыр күрсәтәләр.

Казан кунаклары театрларының үзенчәлекле якларын да билгеләп китте – халыкчанлык, татар телендә югары камиллектә аралашу, музыкальлек. Театрның үз оркестры бар һәм җырлаучы актерлары күп.

Эдуард Зарипов фотолары.

 

Уфага халыкчан, музыкаль татар театры килә!
Уфага халыкчан, музыкаль татар театры килә!
Уфага халыкчан, музыкаль татар театры килә!
Уфага халыкчан, музыкаль татар театры килә!
Уфага халыкчан, музыкаль татар театры килә!
Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас