

Чарада республиканың мәдәният министры Әминә Шәфыйкова, филармония коллективы вәкилләре катнашты.
Коллегалары "Әсән"не курай тавышы һәм тантаналы марш белән каршы алды. Яугир дә югалып калмады, хезмәттәшләрен: "Саумы, республика! Алга, Башкортстан!" дип сәламләде.
Арытаба "Әсән" алгы сызыкта санитар-водитель булып хезмәт итүе турында сөйләде һәм республика җитәкчелегенә ярдәм өчен зур рәхмәт белдеде.
- Анда булганда республиканың ярдәмен һәрвакыт тойдым. "Башкортстан" полкы барлык кирәк-яраклар белән тәэмин ителгән, гумконвойлар килеп тора. Белүегезчә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча, безне алгы сызыктан "Башавтотранс" автобуслары алып кайта. Башкача бер генә төбәк тә үзләренең солдатларына мондый ярдәмне күрсәтми. Шуңа күрә без республика җитәкчелегенә, гомумән, барлык республика халкына ярдәмнәре өчен бик рәхмәтлебез, - диде "Әсән".
- Без Сезнең белән чиксез горуланабыз. "Әсән" - чын ир-егет үрнәге. Кайбер кешеләр, мәдәният сугышта кирәкми, дип әйтә. Әмма бу дөрес түгел һәм нәкъ Сезнең гамәлләрдә бу чагыла да. Сез флейтада уйнап, егетләрнең рухын күтәргән видеоязмалар безгә килеп тора. Хезмәтегез өчен Сезгә зур рәхмәт. Сезне җиңү белән һәм исән-сау кайтуыгызны көтеп калабыз, - диде Әминә Шәфыйкова.
Шулай ук, "Әсән" мәдәният министрына Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка бер бүләк тапшыруын үтенде.
- Белүегезчә, Совет мәйданыннан алгы сызыкка китәр алдыннан Радий Фәрит улы барлык солдатларга "Эшләгез, якташлар!" дип әйтеп кала. Шул уңайдан аңарга "Эшлибез, Абзый!" дип язылган махсус башлык бүләк итәбез, - диде "Әсән".
Денис Таваев фотосы.