+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
13 ноябрь 2023, 08:00

Балачакта мотоциклдан да егылган, арба астында да калган...

Фирдүс Тямаев бик күңелсез хәбәр җиткергән.

Балачакта мотоциклдан да егылган, арба астында да калган...
Балачакта мотоциклдан да егылган, арба астында да калган...
Аның аягына кабат операция көтелә. 2021 елда Фирдүс Тямаев Германиядә операция ясатып кайткан иде инде.

«Шатлыклы хәбәрдән соң, начар хәбәр дә әйтәм. Минем кабат икенче операция вакыты килеп җитте. Аякка ясалган операция төзәлмәгән. Шул ук җирдә, шул ук киста, тишек тора, шул ук әйбер җыелган. Шуңа инде култык таягы белән йөрергә миңа аерым вакыт кирәк була.

Мин операциягә 17 ноябрьдә кереп ятам, яки 8 декабрьдә. Хәлләр шундыйрак. Ничек булса да, төркемне алып калырга нәрсәдер хәл итәрмен», – дигән хәбәр җиткергән Фирдүс Тямаев үзенең төркеменә.

Беренче операциядән соң ул «Интертат»ка интервью биргән иде.

«Балачакта аякны каты гына бәргән идем. Мотоциклдан егылганым булды. Бервакыт ат дулап китеп, арбасы аякны таптап киткән иде. Ул вакытта табибларга күренү дигән нәрсә юк. Әти-әнидән качып, бераз аксаклап йөрисең дә, аннары җайлана инде ул. Шуларның кайсыннандыр яра калган, кайсыннан икәнен төгәл белмим дә. Шушы сөяк чатнап калган. Аның белән мин үскәнмен. Ул сөяк бераздан ныклыгын югалткан һәм анда киста үскән», – дип сөйләгән иде ул.

Фото: татар-информ

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/firdus-tyamaev-tagyn-operaciyaga-azerlana-nicek-bulsa-da-torkemne-alyp-kalyrga-5862408

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: