+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
14 ноябрь 2023, 08:00

Безне гимнлы иткән якташ ул!

Тәтешле районында Наилә Яхинаның иҗатына багышланган матур чара үтте.

Безне гимнлы иткән якташ ул!Безне гимнлы иткән якташ ул!
Безне гимнлы иткән якташ ул!


13 октябрь безнең өчен истәлекле, дулкынландыргыч булды. Югары Тәтешлегә Мәскәү, Казан һәм Нефтекамадан артистлар һәм мәдәният эшлеклеләренең зур делегациясе килде. Китапханәдә безнең танылган якташыбыз, шагыйрә, композитор, Татарстанның Язучылар һәм Журналистлар берлекләре әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Наилә Яхина белән очрашу булды.

2020 елда без хатыным Зөһрә Рәкый­пова белән Тәтешле районының Аук-Бүләк авылы тарихы һәм хәзерге заман кешеләре һәм аларның язмышлары турында китап яза башладык.
Һәрбер авылның да үз гимны юк. Ә менә Аук-Бүләкнең гимнын һәм текстын Наилә Яхина язган. Гимн “Аук-бүләк” китабына да кергән. Әйткәндәй, бу китапка без шушы авыл кешеләре һәм төрле язмышлар турында язмалар керттек. Әлеге китапны төзегәндә Наилә Мәгърүп кызы белән дә элемтәгә кердем. Аның тормыш юлы һәм иҗаты да бу китапта тулы чагылыш тапты. Шул вакыттан бирле без даими элемтәдә булдык. Татарстанда киң таныл­ган һәм хөрмәт казанучы якташыбызның тормышы һәм иҗаты белән Тәтешле районы һәм бөтен Башкортстан халкын таныштыру идеясе туды. Нәтиҗәдә, “Кызыл таң” гәзитенең 2022 елның 8 март санында “Тәтешленең матурлыгы һәм горурлыгы” дигән мәкаләм чыкты.
Шушы көнне Наилә Мәгърүп кызы китапханәдә үзенең иҗат һәм тормыш юлы турында сөйләде, шигырьләр җыентыклары белән таныштырды, бер­ничә шигырен укыды. Аның шигырьләре, чыннан да, тирән эчтәлекле.
Шигырьләрнең татар телендә генә түгел, урыс телендә дә язылуы безне гаҗәпләндерде. Кайчандыр урыс теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән Флүрә Мәхмүтова аның шигырьләрен югары бәяләде.
Шунысын да әйтергә кирәк: безнең әтиләребез Мәгърүп Яхин һәм Гадият Шәйхлисламов бер-берсе белән яхшы танышлар иде. Мәгърүп абый Яңа Шардак башлангыч мәктәбенең укытучысы һәм директоры, аннары Кальтәү сигезьеллык мәктәбе укытучысы булып эшләде, ә минем әтием район мәктәпләре инспекторы иде, алар эш буенча тыгыз бәйләнештә булды. Хәзер инде без, аларның балалары да дусларбыз.
* * *
Шул ук көнне кич белән Тәтешле район Мәдәният сараенда Башкортстан Респуб­ликасының атказанган артисты Әхмәт­җанова (Яхина) Нурия Мәгърүп кызына багышланган хәтер кичәсе узды. Ул 1984 елдан Мәдәният сараенда эшләгән. 1985 елдан Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле хоры артисты (Казан), 1986 елдан Башкортстан дәүләт филармо­ниясенең хор капелласы артисты. 1992 елдан Нефтекамада “Сәфәр” җыр һәм бию ансамбле артисты, 1998-2004 елларда Нефтекама дәүләт филармониясе солисты да булды. Башкортстанның атказанган артисты, күптөрле конкурслар лауреаты. Чиксез талантлы якташыбызның кыска, якты, матур, җанлы тормышы нибары 41 яшендә вакытсыз өзелде.
Кичәне Нуриянең апасы Наилә Яхина оештырды һәм алып барды. Тәҗрибәле журналист, сценарист, режиссер буларак, ул хәтер кичәсен югары дәрәҗәдә үткәрде. Һәм шул ук вакытта бу кичә якты һәм күңелле килеп чыкты. Яңгырлы һава торышына карамастан, Мәдәният сарае залы Нурия Әхмәтҗанова талантын хөрмәт итүчеләр белән тулы иде. Наилә әлеге кичәгә Казаннан легендар, уникаль җырчы, Татарстан Республикасының халык артис­ты Зөһрә Сәхәбиеваны, Руслан Габитов һәм Илназ Дудкинның популяр “Риваять” этнотөркемен алып кайткан иде. Концертта Нефтекама филармониясе артистлары да катнашты.
Кичәне Наилә белән Нуриянең абыйсы Мәҗит Яхин ачты. Тәтешле артистларын тамашачы яраткан, талантлы җырчы һәм музыкант Рәфис Суфияров тәкъдим итте. Балалар сәнгать мәктәбе директоры, курайчы Айнур Кыямовның чыгышын тамашачылар көчле алкышлар белән каршы алды.
Кичәдә Нуриянең хезмәттәше, Башкортстан Республикасының атказанган артисты Зилә Әбделманова да чыгыш ясады.
Кичәдә Нурияның кызы Алсу Әхмәт­җанованың чыгышы күпләрнең исендә калырлык булды. Ул бу кичәгә Мәскәүдән кайтты. Нурия кызына үзенең матурлыгын, нәфислеген һәм талантын тапшырган. Алсу профессиональ дәрәҗәдә татар телендә ике җыр башкарды.
Очрашуда Тәтешле районы хакимияте вәкилләре дә катнашты һәм әлеге кичәне оештыручыларга рәхмәтләрен белдерде.
Тәтешле районында туып-үскән Нурия Мәгърүп кызы истәлегенә шундый якты, күңелгә үтеп керерлек хәтер кичәсен оештыручыларга рәхмәт әйтәсебез килә.
Вадим Шәйхлисламов.
Тәтешле районы.

Р.S. Казанга кайтканнан соң бер­ничә көн үткәч, туган якларында булу тәэсиренә бирелеп, Наилә Яхина шигырь дә язган. Менә ул.

Кайттым әле
Кайттым әле сиңа, туган җирем,
Суларга дип йомшак һаваңны.
Эчәргә дип “энҗе” суларыңны,
Җылыт әле газиз балаңны!
Синдә бит ул күмелгән эзләрем,
Ялан тәпи йөргән иркенләп.
Чыршыларың куе яшел көе
Тибрәтәләр иде иркәләп.
Җырласам мин – кушыла идегез,
Көйләсәм мин – “Син бу!” –
дидегез!
Хупладыгыз һәрбер адымымны,
Хуш күңелле, юмарт идегез!
Сукмакларың бик киң иде, ачык,
Йөргән җирем – тоташ хәтфәлек.
Халкың зирәк иде – кат-кат
белем,
Догаларың моңлы – “хәлфәлек”!
Кайттым әле, ишетим дип бераз,
Аһәңнәрең ошбу аваздан.
Таң калдым ла, шул назларны тоеп,
Башка буын, башка авыздан.
Шул ук икәнсең ич, газиз җирем,
Шул ук күзләр, җылы карашың.
Җир сулышын тоеп, уйчан гына,
Ашыкмыйча алга барасың.
Кайттым әле...

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас