Җырчы белдерүенчә, "бөтен сыр-бор" чыгыш ясау өчен образ белән нерв киеренкелеге аркасында башланган. Кыска вакыт эчендә киемне алмаштырырга кирәк була, ләкин кибетләрдә бернәрсә дә булмаганлыктан, Гөлназ Асаева сүзләренчә, бу аны стресска китергән. Дуслары белән аралашып, алар аңа ни кисә дә килешә, дип әйткәннән соң, җырчы, аның сүзләре буенча, тынычланган.
Җитмәсә Гөлназ Асаева яңгыр астында калган, аннары социаль челтәр аша иреннән үзенә яңа автомобиль сатып алуны таләп иткән. Йолдыз гаиләсенең минивены бар, әлбәттә, тик аңа идарә итү артистка уңайсыз икән. «Мин бик усал бүген. Чыланып беттем. Минивенны йөртә алмыйм, ул минем өчен артык зур. Хәзер Вильданга сайларга туры киләчәк: минивенны башка машинага алыштыра, яки миңа яңа машина сатып ала. Мин башка болай булдыра алмыйм», — дип сөйләгән Асаева.
Менә шуңа эләккән Вилданга. Бу хакта җырчы шәхси блогында хәбәр итте. Аның сүзләренчә, Вилдан Шәмсетдинов аны ресторанга алып барган һәм Гөлназның дәгъвалары юкка чыккан. Моннан тыш, дусларының ярдәме дә уңай тәэсир иткән. Күп тә кирәкми инде безгә, ә?
Фото: социаль челтәрләрдән