Бәйрәм концерты алдыннан әлеге чара кунаклары үткән һәм бүгенге көнгә багышланган күргәзмәләрдә редакция вәкилләре белән аралашты, шулай ук яраткан республика басмаларына язылды.
Үз чыгышларын яшьләр гәзитләре коллективларына һәм аларның дусларына Уфаның “Мирас” җыр һәм бию ансамбле, Айдар Галимов, Фәдис Ганиев, Заһир Исәнчурин, Гөлсем Бикбулатова, Ләйсән Саратова, Лилия Биктимерова, Алмаз Әюпов, Динар Фәйзуллин, Хәйдәр Мөхтәров, Максим Таратунин, “Guzal dance” ансамбле бүләк иттеләр.
Концертны өч телдә Гөлшат Гайсина, Гөлназ Мөхәммәдиева һәм Венер Камалов алып бардылар, үзләре моңлы чыгышлары белән сөендерделәр.
Мостай Кәрим исемендәге Яшьләр театры актерлары өч яшьләр гәзитенең уртак тарихын чагылдыручы инсценировкалар белән чыгыш ясады. 1923 елда комсомолның Башкортстан өлкә комитеты органы “Яшь юксыл” (яшь пролетарий) яшьләр гәзитенең беренче саны чыга. Ул укучыларга республикада һәм яшь совет илендә булган вакыйгалар турында бәян итә.
Бөек Ватан сугышы вакытында яшьләр редакцияләре эшен туктатып торырга мәҗбүр була, чөнки комсомол журналистлар фронтка китә. 1951 елның февралендә яшьләр гәзите тергезелә һәм урыс һәм башкорт телләрендә “Ленинец” (“Ленинсе”) исеме астында бастырыла башлый. Ә 1990 елда гәзит базасында ике мөстәкыйль редакция булдырыла: урыс телендә “Ленинец” һәм башкорт телендә “Йәшлек”. 1991 елда яшьләр гәзите татар телендә “Өмет” исеме белән чыгарыла башлый.
Коллективларны йөз еллыгы белән котларга Дәүләт җыелышы- Корылтай Рәисе урынбасары Тамара Тансыккужина килде. Тамара Михайловна Башкортстан парламенты Рәисе Константин Толкачевның яшьләр гәзитләренә котлавын укып ишеттерде. Шулай ук журналистлар Гөлназ Шаһиева, Алла Рубцова һәм Бану Каһармановага күпьеллык намуслы хезмәтләре һәм актив иҗтимагый эшчәнлекләре өчен Дәүләт җыелышы-Корылтайның Мактау грамоталарын тапшырды.
– Сезнең белән бергә укучылар үсеп, республика елъязмасын булдыручы егетләр һәм кызлар булып китә. Бу сездән заманча, иҗади, яшьләр аудиториясе өчен кызыклы булуны һәм, шул ук вакытта, зәвыклы тәрбия эше алып баруны таләп итә. Бу, әлбәттә, яшьләр журналистикасында үсеп килүче буын белән эшләүчеләрнең зур осталыгы. Сезгә зур иҗади уңышлар телим! – диде Тамара Тансыккужина.
– Бүген без, чыннан да, тарихи датаны билгеләп үтәбез. 1923 елдан яшьләр басмасы берничә тапкыр исемен үзгәртә, әмма коллегаларыбыз нинди генә исемнәр астында эшләмәсен, төп бурыч һәрвакыт бер булып кала, ул – яшьләр белән рухи-әхлакый эш, – диде Башкортстанның Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе урынбасары Марат Газизов. – Яшьләр басмалары – яшь журналистлар өчен чын мәктәп, мәктәп укучыларына һәм студентларга үз көчләрен сынап карау мөмкинлеге бирүче мәйданчык. Яшьләр басмалары бүген республика һәм федераль киңкүләм мәгълүмат чараларында эшләүче күп кенә абруйлы язучыларга һәм журналистларга юллама бирде.
Марат Газизов искәртүенчә, республиканың яшьләр гәзитләрен йөз еллыгы белән котлап, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бүген, беркайчан да булмаганча, яшьләр матбугатының роле мөһим булуын билгеләп үтте. Рухи һәм гаилә кыйммәтләре, хәрби-патриотик тәрбия, сәламәт яшәү рәвеше, Башкортстан халыкларының милли традицияләре һәм телләре, мәгариф һәм фән, туган якка мәхәббәт – болар хакында республиканың яшьләр
басмалары үз аудиториясе белән көн саен аралаша.
Марат Газизов әлеге гәзитләр журналистларына агентлыкның Мактау грамоталарын тапшырды.
Башкортстандагы коллегаларын котларга Татарстаннан да кунаклар килгән иде. Танылган язучы, тәнкыйтьче, якташыбыз Галимҗан Гыйльманов һәм “Ялкын” балалар-үсмерләр журналының баш мөхәррире Илназ Фәйзуллин әлеге бәйрәмнең бик зур әһәмияткә ия булуын билгеләделәр.
– Уртак чарабыз бик матур үтте! Әзерләнгән чакта без бәйрәм ничек килеп чыгар дип бик борчылган идек, әмма юбилей тантанабыз бер сулышта узды! – диде “Өмет” гәзитенең баш мөхәррире Радис Ногманов. – Без белә идек, әмма яшьләр гәзитләренең ышанычлы дуслары күп булуына тагын бер тапкыр инандык. Алар, билгеле булуынча, бәладә генә түгел, ә шатлыкта да таныла һәм сынала.
Концертта “Йәшлек” гәзите редакциясе оештырган Булат Солтангәрәев исемендәге конкурсның җиңүчеләрен бүләкләү булды.
– Башкортстанның яшьләр гәзитләре тарихын өйрәнгәндә мин гасыр башында “Яшь юксыл”дан башлангыч алган башкорт, татар һәм урыс телләрендә өч яшьләр басмасы булдыру нинди акыллы карар булганлыгына янә бер инандым, – дип билгеләп үтте “Йәшлек” гәзитенең баш мөхәррире Артур Дәүләтбәков. – 1990 елларда республиканың иң кискен проблемалары нәкъ менә яшьләр басмаларында күтәрелде һәм укучылар моны югары бәяләде. Укучы безгә ышана, бездән яхшы материаллар көтә. Безнең бәйрәм һәм анда җыелган кунаклар саны республика халкының Башкортстанның яшьләр басмаларын никадәр яратуын күрсәтте!
– 100 яшь – олы яшь. Бер гасырлык тарих артында зур саннар бар: миллионлаган басма полоса һәм Интернет-карау, меңләгән танышу, йөзләгән интервью һәм без дуслашкан дистәләгән хезмәттәшләр. Башкортстанның яшьләр гәзитләре үстергән һәм тәрбияләгән журналистлар санының күпмелеген төгәл генә әйтеп бирү дә мөмкин түгел! – диде “Молодежная газета”ның баш мөхәррире Ирина Малиновская. – Йөз ел дәвамында басмаларыбыз заманның үзе кебек үк зур үзгәрешләр кичерде. Гәзитләр актив һәм талантлы, прогрессив кешеләрне берләштерә. Бүген мин үзләрен республиканың яшьләр гәзитләре дусты дип атаган һәркемгә рәхмәт белдерәсем килә. Сезнең белән икенче гасырда да бергә булыйк!
Гөлия МӨГАЛЛИМОВА.