

Шаһит Ходайбирдин исемендәге журналист премиясе 1989 елдан Башкортстан Журналистлар берлеге карары буенча аерым журналистларга яки авторлар коллективына иң яхшы журналистлык эшләре өчен бирелә. 1996 елдан Башкортстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән премия республика статусына ия.
Быел конкурска төрле жанрдагы әсәрләр тәкъдим ителгән. Премиягә дәгъва итүчеләр арасында республика гәзит-журналлары журналистлары, журналистика ветераны, штаттан тыш автор булган.
2023 ел өчен журналистика өлкәсендәге иң яхшы әсәрләр өчен “Агыйдел” журналының баш мөхәррире Мөнир Кунафин “Бер гүмер етмәй икән” очеркы һәм “Кыҙарып сейә бешкан мәл ине” юлъязмалары өчен,
“Башкортостан” телерадиокомпаниясе авторлар коллективы: Галия Вахитова, Светлана Громова, Марина Доровских, Диләрә Зарипова, Рината Кашапова, Лилия Курамшина, Гүзәл Хәсәнова, Наил Юнысов – “Тәмле. Без бергә” милләтара проекты өчен,
“Благоварские вести” гәзите редакциясе журналистлары коллективы: Лира Гафарова, Эльвина Гафарова, Айсылу Хәсәнова – “Своих не бросаем” мәкаләләр циклы өчен Шаһит Ходайбирдин исемендәге премиягә лаек булдылар.
Быел җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Ш. Ходайбирдин исемендәге музейда узды. Тантанада Башкортстан Башлыгы Хакимияте Җитәкчесенең беренче урынбасары Урал Килсенбаев премия лауреатларын тәбрикләде, алар башкарган эшнең кирәкле һәм бәһасе зурлыгын ассызыклады.
– Хөрмәтле бүләкләнүчеләр, бүген алган премия сезне тагын да илһамландырып, дәртләндереп эшләргә мотивация бирсен! Иҗади уңышлар телим! – диде һәм югары бүләкләрне тапшырды. Ә инде һәр лауреат үз чыгышында жюри әгъзаларына, аларны тәкъдим иткән коллективларга рәхмәт сүзләре җиткерде.
Бүләкләү тантанасыннан соң музей ихатасында урнашкан Шәһит Ходайбирдин һәйкәленә чәчәкләр салынды.
Фото: Зөһрә ИСЛАМОВА.