+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
17 ноябрь 2023, 04:12

Буыннардан-буыннарга яңгырасын халык моңнары!

Мирас – буыннан-буынга күчә килгән байлык ул. Матди байлыктан тыш, әлбәттә инде, үткән буыннардан калган сәнгать, әдәбият, мәдәният байлыгы да керә аңа. Рухи мирас, милли мирас, иҗади мирас – бик тирән мәгънәле сүзтезмәләр. Шушы сүз белән ансамбльне атау, әлбәттә инде, иҗатчылар коллективына бик зур җаваплылык өсти. Илеш район Мәдәният сарае каршында эшләп килүче “Мирас” фольклор көйләре халык ансамбле өч дистә елдан артык инде үзенең атамасын аклап, халыкка борынгы көй-җырларны кайтара, бигрәк тә яшь буынның күңеленә милли моңнарны иңдерә. 70 яшьлек олпат юбилеен билгеләүче Гыйльмулла Хадимулла улы Габдуллин да “Мирас”ка җитәкчелеккә зур тәҗрибә һәм фикердәшләр туплаган профессионал булып килә.

Буыннардан-буыннарга яңгырасын халык моңнары!Буыннардан-буыннарга яңгырасын халык моңнары!
Буыннардан-буыннарга яңгырасын халык моңнары!

...Күрше абзыйның тальянда уйнавына бик тә кызыга кечкенә Гыйльмулла, ничек итсә итә, янына кереп йөреп, гармунда уйнарга өйрәнә. Соңрак үзе дә гармунлы була. Абыйсына карап энесе дә гармунда уйный. Гомумән, ул чорда Яңа Нәдер авылында гармунда уйнарга өйрәнүче яшьләр күп була. Базытамак мәктәбендә унынчы сыйныфны тәмамлап йөрүче Гыйльмулла имтиханнар тапшырганда ук баянчы булып пионер лагерена эшкә урнаша. Өч смена бер тында үтеп китә. Көздән Габдуллин Исәмәт мәктәбендә җыр һәм хезмәт дәресләре укыта. Армия хезмәтен тутырып кайткач, Базытамак мәдәният йортында эшли башлый. Менә шулай башы-аягы белән кереп китә ул районның мәдәният тормышына. Һөнәри белем ала. Арытаба район бию ансамблендә бии. Аның җитәкчесе Салихҗан Казыйхановны һәм данлыклы биюче Закир Исмәгыйлевны үзенең остазлары дип исәпли.

1981 елда Югары Яркәйдәге һөнәрчелек училищесында (бүген 86нчы һөнәрчелек лицее) бию ансамбле оештырырга карар ителгәч, Гыйльмулла Хадимулла улы аның җитәкчесе булып килә. Аңа 28 ел җитәкчелек итү дәверендә ул биюче, педагог, тәрбияче, хореограф, музыкант, остаз буларак ачыла. “Йәйгор” исеме ансамбль башкаруындагы төрле милләт биюләренең салават күпере төсләрен хәтерләтеп балкуыннан чыгып бирелгән. Чыннан да репертуарда татар, башкорт, урыс, удмурт, мари һәм башка бик күп биюләр була. Гыйльмулла Габдуллин үзе “Кубызчылар биюе”н салган. Ф. Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбленең данлыклы биючеләре Риф Габитов, Эдуард Закиров белән һәрвакыт бәйләнештә эшлиләр. Танылган “Башкорт краковягы” биюен Риф Габитов иң беренче “Йәйгор”да сала.

Нибары алты елдан ансамбль Бөтенсоюз халык иҗаты фестивале җиңүчесе була. Училище егетләре һәм кызлары Кремльнең Съездлар сараенда һәм ВДНХда бииләр. 1988 елда коллективка халык ансамбле исеме бирелә. Шул ук елда “Йәйгор” Кипрга юлламалар белән бүләкләнә, анда СССР исеменнән чыгышлар ясый. Шушы ансамбльгә йөрү өчен генә училищега укырга керүчеләр дә була. Татарстанның атказанган, Башкортстанның халык артисты Дамира Сәетованың зур сәхнәгә юлы шушында башланган дисәк тә һич хата булмас. Анда биегән кызлар һәм егетләр арасында арытаба тормышын мәдәният, сәнгать белән бәйләгәннәр дә бар.

“Йәйгор”ның җиңүләре туксанынчы елларда да дәвам итә. 1998 елда Испаниядә һәм Португалиядә үткән Халыкара фольклор иҗаты фестивалендә Русияне тәкъдим итәләр. Тагын бер елдан Красноярскига Бөтенрусия халык иҗаты фестиваленең җиңүчеләр концертында катнашырга баралар. Курск, Самара, Казан, Чабаксар шәһәрләре сәхнәләрендә бииләр. 2005 елда шундый ук җиңүчеләр концерты Анапада үтә.

Катлаулы туксанынчы елларда лицейның ул вакыттагы директоры Рәис Әхмәдуллин хуплавы белән ансамбльне саклап калу максатында ул Мәгариф министрлыгының укучы яшьләрнең республика мәдәният үзәгенең Илеш филиалына әверелә. Бу финанслау мәсьәләләрен хәл итүдә районга зур ярдәм була.

“Йәйгор” ансамбле чыгышларына талантлы музыкантлар төркеме уйный. 1990 елда район Мәдәният сарае каршында оешкан “Мирас” фольклор көйләре ансамбленең нигезен нәкъ менә шул музыкантлар тәшкил итә дә инде. 2009 елдан аңа Гыйльмулла Габдуллин җитәкчелек итә башлый.

– Илеш районы җирлегендә яшәгән халыкларның җыр-моңнарын, бию көйләрен өйрәнү һәм тарату, музыка коралларын, урында яшәгән осталар эшләгән гармуннарны пропагандалау максатында бер төркем оештырдык. Башлаучылар булып 86нчы һөнәри лицейның “Йәйгор” халык биюләре ансамбленең талантлы музыкантлары Әдип Бәшәров, Ришат Абдуллин, Флүр Латыйпов, Мөхтәбәр Шаһиҗанов, Файда Гарипова, Рәсүл Мөхәммәдиев, Радик Нурисламов, Рәшит Рәхимов, Марс Нурлыгаянов, Камил Хәсәнов, Айвар Миңнегулов тордылар. Иң беренче әзерләгән әсәр “Идел белән Урал арасында” дип аталды. Татар, башкорт, урыс, мари, удмурт, керәшен көйләре кергән бу композицияне бүген дә уйныйбыз. Инструменталь состав та төрле булды: баян, хромка, тальян, саратов гармуннары, скрипка, мандолина, татар курае. Соңрак аларга башкорт курае, кубыз, кыл-кубыз, кларнет, флейта, торба, контрабас, тромбон өстәлде, – дип сөйли Гыйльмулла Хадимулла улы.

Ансамбльдә 15 музыкант, 8 вокалчы шөгыльләнә. Алар барысы да профессиональ музыкантлар, җырчылар. Ансамбль бүгенге көндә республиканың һәм күрше төбәкләрнең профессиональ коллективларында эшләүче талантлы башкаручылар тәрбияләгән.

2012 елдан “Мирас” фольклор көйләре ансамбле “халык” исемен йөртә. Репертуар елдан-ел катлаулана, башкару дәрәҗәсе югарырак була бара. 2011, 2013, 2017 елларда ансамбль Яңавылда үткән Ф. Ихсанов исемендәге “Моңга бай гармун бәйрәме” төбәкара конкурсында беренче дәрәҗә лауреат була, 2019 елда Гран-при яулый. 2017, 2020 елларда – “Түгәрәк уен” халыкара һәм Бөтенрусия фестивальләре лауреаты.

– “Мирас”ның ветераннары Рим Хәйбрахманов, Ринат Мәҗитов, Ләйлә Гыйльмуллина, Валерий Закиров, Илүс Фаязов концерт программаларында бүген дә катнашалар. Яшьләребез Рөстәм Ногманов, Илдар Хәйбрахманов, Айнур Шәрәфетдинов, Илсөяр Тәхәвиева, Регина Хәйдәрова, Алик Борһанов, Илназ Мөсәлләмов та сөендерә. Җырчылар Эльвира Миңнегулова, Айгөл Хәсәнова, Рәсидә Мостафина, Рәйлә Зарипова, Альфира Вәлитова, Алмаз Шәрипов, Вилнур Хәсәнов, Лилия Хәйбрахманова, шулай ук, ансамбльгә тугры калалар, – ди Гыйльмулла Хадимулла улы.

Район Мәдәният сараенда эшләп килүче “Чагыл” халык театры (җитәкчесе Эльвира Минигулова) белән берлектә Мостай Кәримнең “Кыз урлау” комедиясен сәхнәләштергәндә спектакльне музыкаль яктан бизәү “мирас”лылар өчен бик кызыклы яңалык була. Спектакль бик уңышлы килеп чыга, яңгыраган һәр көй тамашага органик рәвештә кушылып бара. “Мирас” әгъзалары “Чагыл” белән берлектә Казанда Г. Камал театрының зур сәхнәсендә чыгыш ясый. “Идел-йорт” халыкара фестиваль-конкурсында өченче дәрәҗә дипломга лаек булалар. “Баек” телевизион конкурсында катнашып, икенче турга чыккан “Ысыктар” бию ансамбленә дә “мирас”лылар уйный. “Илеш иле – икмәк иле” дигән фольклор бию тәкъдим ителә һәм илешлеләр Гран-прига лаек була.

...43 ел дәвамында тормыш иптәше, Туймазы кызы, райондагы бик күп балаларның “кендек әбисе”, акушер-шәфкать туташы Ралина Фаат кызы белән кулга-кул тотынышып чын-чынлап җырлы-моңлы гомер юлы үтәләр. Баянчы хатынының җырчы булмавы мөмкинме соң?! Бер туйда очрашкан ике яшь йөрәкне ул чорда әле яңа гына халыкка таралган “Җидегән чишмә” җыры кавыштыра. Берсе уйный, икенчесе җырлый. Әнә шул моң Габдуллиннарның тормышында очраган авырлыкларны, уллары Айдарны, якыннарын югалту ачысын күтәрергә ярдәм иткәндер. Шул моң бүген район музыка мәктәбе педагогы булган кызлары Айсылуга һөнәр сайлауга этәргеч булган. Ул оныклары Иринага да картәтисе кебек абсолют ишетү-тою сәләте биргән. Шуңа күрәдер дә онык белән картәти – аеруча якын дуслар, бер-берсен ярты сүздән аңлый торган сердәшләр.

Үзе генә белгән мавыгулары да бар Гыйльмулла Хадимулла улының. Ул бик мавыгып гармуннар төзәтә, аларга икенче “гомер” бирә. Уйларын бер җепкә тезәргә кирәк булганда, балачактан уйнап үскән Базы елгасы буена балыкка китә. Балыгы да “ялындырып” тормый, чиләк-чиләк эләгә...

– Ходайдан бирелгән сәләте белән үзлегеннән ноталар өйрәнеп, югары музыкаль белемле ансамбль әгъзаларына һәр уен коралы өчен партитуралар язуы, көйне эшкәртүе зур хөрмәткә лаек. Шушы юнәлештә озак еллар уңышлы эшләүнең төп сере – аның сабыр була белүендә. Сабырлык – Габдуллиннарда буыннан-буынга тапшырылып килүче сыйфат ул, – ди Ралина Фаат кызы.

Илеш районында элек-электән хезмәт белән янәшә җыр да йөри, матди як белән бергә рухи кыйммәтләргә дә зур әһәмият бирелә. Элекке традицияләрне бүгенге район җитәкчелеге дәвам итә. “Хакимият башлыгы Илдар Мостафин мәдәният өлкәсенә игътибарлы, “Мирас” та һәрвакыт хуплау шартларында, матди ярдәмне тоеп иҗат итә. 30 еллыгына ансамбль 300 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде. Шуның исәбенә баян, башка музыка кораллары белән тулыланды. Шулай ук күптән түгел яңа костюмнар тектердек”, – ди Гыйльмулла Габдуллин. Нәкъ менә шуның өчен дә, гәрәбәдәй орлыклар уңдырышлы туфракка төшкән кебек үк, халык энҗеләре, талантлы шәхесләр, тиешле шартлар тудырылган җирлектә бөреләнеп, чәчәк атып, туган төбәген данлаучы эшләр башкара.

Резеда НУРТДИНОВА.

 

Фотолар Илеш районы хакимиятенең мәдәният бүлегеннән.

 

Илеш районы хакимиятенең мәдәният бүлеге җитәкческе Рөстәм ӘХМӘДИЕВ:

– Гыйльмулла Хадимулла улы Габдуллин – районда мәдәният аксакалы, үзен дә, гаиләсен дә хөрмәт итәбез. Ул җитәкләгән “Мирас” фольклор көйләре халык ансамбле – районның йөзе. Алардан башка бер генә чара да үтми, бик күп бәйгеләрдән җиңү яулап кайталар.

 

Илеш районы хакимияте башлыгы Илдар МОСТАФИН:

– Безнең халыкның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен район сәхнәсендә генә түгел, башкалабызда, республиканың башка шәһәрләрендә, шулай ук чит өлкәләрдә: Казан, Саратов, Самара, Ульяновск сәхнәләрендә күрсәткән, Илеш халкын данлаган коллектив ул “Мирас”. Арытаба да районыбызны зур сәхнәләрдә күрсәтергә насыйп булсын. Горурлыгыбыз булган коллективның дәрәҗәсен югары тотабыз.

 

Башкортстанның халык артисты Халит ФАТЫЙХОВ:

– Илешебезнең йөзек кашы ул “Мирас” ансамбле. Алар бик күп төбәкләрдә халыкларны үзләренең иҗаты белән сокландыра. Ә без филармониядә бер вакытта да алардан башка бер концерт та үткәргәнебез юк. “Баян-шоу”, юбилей концерларына, ачылу тантаналарына аларны чакырабыз, чөнки алар безгә зур терәк шуның белән: алар – чын профессионаллар. 1977 елда Гыйльмулла Габдуллин белән бергә эшли башлаган идем Илештә. Ул шуннан бирле туган төбәгенә тугры кала. Районның мәдәният үсешендә аның өлеше бик зур.

Автор:Резеда Нуртдинова
Читайте нас