+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
17 ноябрь 2023, 14:35

«Җилкән» телеконкурсының финалы узачак

Уфада 12 яшь музыкант оркестр белән «Җилкән» телеконкурсының финалында чыгыш ясаячак.

«Җилкән» телеконкурсының финалы узачак«Җилкән» телеконкурсының финалы узачак
«Җилкән» телеконкурсының финалы узачак


12 яшь музыкант дирижер Дмитрий Крюков җитәкчелегендәге республика дәүләт оркестры озататуында чыгыш ясаячак. 25 ноябрьдә күптән көтелгән финал һәм башкорт классик музыкасын яшь башкаручыларның III телевизион конкурсының Гала-концерты узачак. «Башкортстан» дәүләт концерт залы сәхнәсендә башкорт музыкасы әсәрләре яңгыраячак.

Финалистлар 4 номинациядә чыгыш ясый: фортепиано, тынлы уен кораллары, скрипка һәм халык уен кораллары. Композиторлар балалар өчен махсус яңа әсәрләр иҗат итә, башкорт классикасын оркестрлаштыра. Өч конкурсның финалы өчен балалар симфоник оркестр белән башкару өчен барлыгы 30га якын оригиналь партитура язылган. Бу хакта "Башинформ" хәбәр итә.

Бу хакта тулырак https://www.bashinform.ru/news/culture/2023-11-17/v-ufe-12-yunyh-muzykantov-vystupyat-s-orkestrom-v-finale-telekonkursa-elk-n-3525808 сылтамасы аша белергә була.

Фото: "Башинформ"

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас