+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
17 ноябрь 2023, 06:20

Татар җырының гомере озын булсын!

11-12 ноябрьдә Дүртөйле шәһәрендә XV “Туган тел” татар җыры республика бәйгесе узды. Мәдәни чарага Башкортстанның төрле поч­макларыннан һәм ут күршебез Татарстаннан, алай гына да түгел, илебезнең төрле төбәкләреннән җиде дистәдән артык вокалчы җыелды. Бәйге шартлары буенча, “Туган тел”дә үзешчән һәм профессионал башкаручылар, ансамбльләр иҗади мөмкинлекләрен сынарга хокуклы.

Татар җырының гомере озын булсын!Татар җырының гомере озын булсын!
Татар җырының гомере озын булсын!
“Туган тел” конкурсын ачу тантанасында, җырчыларны сәламләп, Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Риф Йосыпов һәм Башкортстанның мәдә­ният министры урынбасары Илнур Мөхиянов аларның һәркайсына уңыш­лар юлдаш булуын, чараның артистлар өчен сәхнә осталыгын үстерүдә тагын бер зур баскычка әверелүен теләде.
Бәйгенең жюри составы белән таныштырыйк. Менә алар: композитор, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Римма Садыйкова, “Туган тел” бәйгесенең координаторы, Республика халык иҗаты үзәгенең җыр буенча әйдәүче белгече Наталья Кондакова, Башкортстанның халык артисты Гали Алтынбаев, кайчандыр үзлә­ре дә “Туган тел” бәйгесенең Гран-приен яулаган, хәзер инде танылган шәхесләр: Уфа “Нур” татар дәүләт театры актрисасы, Татарстанның атказанган, Башкортстанның халык артис­ты Гөлназ Мөхәммәдиева һәм җырчы, композитор, Башкортстанның атказанган артисты Рәдиф Зарипов. Алар арасында махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайткан Баш­кортстанның атказанган артисты, музыкант, җырчы Радик Динәх­мәтовның да булуы чарага аерым бер мәртәбә, мәгънә өстәде. Жюри рәисе вазыйфасын халкыбызның моңлы сандугачы, Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе солисткасы, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Халыклар дуслы­гы ордены кавалеры, Татарстанның атказанган, БАССРның халык, Русия Федерациясенең атказанган артисты Нәзифә Кадыйрова башкарды.
Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Заһир Хәкимов 2011 елдан бирле кунакчыл Дүртөйле җирендә оештырылучы, хәзер инде Дүртөйленең бренд чарасына әверелгән иҗади бәйгене татар дөньясындагы матур, әһәмиятле вакыйга дип билгеләде.
Конкурсның беренче көнендә башкаручылар жюри һәм тамашачы игътибарына икешәр әсәр тәкъдим итте: бәйге шартларына ярашлы, аларның берсе мотлак татар халык җыры, икенчесе татар яки башкорт композиторы тарафыннан иҗат ителгән булырга тиеш иде. Башкаручыга сәхнәгә үз иҗат җимеше белән чыгу хокукы да бирелде.
Бәйге барышын дикъкать белән караучылар шуны билгели: башкаручы-лар­ның сәхнә киемнәре кебек үк, репертуары да бик күркәм иде. Бәйгече­ләрнең “Сарман”, “Әллүки”, “Сәхтиян читек” кебек татар җыр сәнгатенең чын энҗе-мәрҗәннәре бул­ган, үзлә­рендә милләтебезнең борынгы көнкү­реш эпизодларын, матур йолаларын чагылдырган, тирән моң-сагышын саклаган әсәрләрне башкаруы таләпчән тамашачының да, һәр чыгышны энә күзеннән үткәрүче абруйлы жюри әгъзаларының да күңеленә хуш килде. Зур сәхнәдә беренче адымнарын ясаучы җырчылар күренекле сәнгать әһелләреннән файдалы киңәшләр дә ишетте. жюри әгъзалары ассызыклавынча, җыр­чы тамашачы күңеленә керим дисә, һәр әсәрне үз йөрәге аша үткәреп башкарырга омтылырга бурычлы.
– Тавыш та, башкару техникасы да мөһим, әл­бәттә, тик шулай да артист өчен төп таләп – ихласлык, – дип билгеләде алар.
Икенче турда да конкурсантлар икешәр әсәр башкарды. Ә җиңүче­ләрнең исемнәре Гала-концертта игълан ителде.
Һөнәри башкаручылар арасында I дәрәҗә лауреат исемен Диана Каһи­рова (Октябрьский шәһәре) яулады. II дәрәҗә лауреат – Динис Нуртдинов (Туймазы районы). III дәрәҗә лауреат исемен Рәмилә Габдрахманова (Бакалы районы) алды. I дәрәҗә дипломант мәртәбәсенә Альберт Сәгый-тов (Туймазы районы) иреште. II дәрәҗә дипломант – Арина Массальская (Уфа шәһәре). III дәрәҗә дипломант – Эльвина Зәйнетдинова (Октябрьский шәһәре).
Бәйгечеләр төрле номинацияләрдә дә бүләкләнде: Уфадан Кристина Исаченко – “Татар җырына сөю” номинациясендә, Яңавылдан Айдар Әхияров – “Милли җыр сәнгатенә тугрылык өчен”, Уфадан Зөлмир Закиров – “Өмет” һәм Марсель Нурисламов – “Дебют” номинацияләрендә.
Үзешчән башкаручылар арасында Дүртөйле шәһәреннән Лилия Сәрвә­рова I дәрәҗә лауреат исемен алды. II дәрәҗә лауреат – Зианчура районыннан Әлфия Мырзабаева. III дәрәҗә лауреат – Туймазы районыннан Рәмзил Кашапов.
Үзешчәннәр арасында җыр бәйге-сенең I дәрәҗә дипломын Илеш районы егете Тимур Сафиуллин яулады. II дәрәҗә диплом – Татарстанның Актаныш районы сылуы Назлыгөл Сираевада. III дәрәҗә диплом – Дүртөйле егете Динар Газизовта.
Дүртөйледән Эльза Әхмәдиева – “Милли рух”, Чишмә районыннан Айгөл Газиева – “Халык җыры­на сөю”, Борай районын­нан Альбина Габделхакова – “Классик әсәрне яхшы башкарган өчен”, Уфадан Гөлназ Кашапова – “Профессионализм өчен”, Илештән Галия Шәрипова – “Камил­леккә омтылыш өчен”, Аскын районыннан Марина Накарякова – “Заман композиторы әсәрен яхшы башкарган өчен”, Яңавылдан Айсылу Дускаева “Эстрада җырын якшы башкарган өчен” номинацияләрендә бүләк­ләнде. Ә менә “Өмет” номи­нациясендә иң яшь башкаручылар: Туймазы районыннан Илгизәр Хәсәнов һәм Камилла Латыйпова, Авыргазыдан Физәлия Кәлимуллина, Нефтекама шәһә­реннән Ринара Рәкыйпова билге­лән-де.
Вокаль төркемнәрдән I дәрәҗә лауреат исемен Бакалының “Моң” халык җыр ансамбле алды. II дәрәҗә лауреат – Татарстанның Ютазы районыннан “Кичке җыр” җыр һәм бию халык ансамбле. Шушы дәрәҗәдәге үк лауреат исеме Туймазының “Җидегән йолдыз” татар халык җыр ансамб-ленә дә бирелде. III дәрәҗә лауреат исемен исә өч төркем бүлеш­те: Салават шәһәреннән “Былбылдар” башкорт халык ансамбле, Чишмә районыннан “Ләйсән” халык вокаль ансамбле һәм Миякәдән “Алтынай” триосы. Бәйгенең дипломнары белән Регина һәм Венер Әхмәровлар дуэты (Стәрлебаш районы), “Назлы гөл” вокаль ансамбле (Дүртөйле районы), “Сандугач” ансамбле (Иглин районы), “Сандугач” халык ансамбле (Илеш районы), “Тамчы гөл” ансамбле (Дүр-төйле), “Төнбоек” ансамбле (Мишкә районы) билгеләнде.
“Туган тел” бәйге-сенең иң зур бү­ләге – Гран-прига Яр­мәкәй районы егете Айдар Шәфыйгуллин лаек булды. Аның бәрхет кебек тавышы, үзенчә­лекле башкару стиле жюрины да, тамашачыны да әсир итте.
– Октябрьский шә­һәрендә музыка училищесын тәмамладым, ун ел инде Ярмәкәй районы мәдәният йортында эшлим, – дип уртаклашты бәйге җи-ңү­чесе. – “Туган тел” кебек мәртәбәле бәйге­дә җиңүем иңнәремә канат куйгандай булды.Үз мөмкинлекләремә, яулыйсы үрләрем әле алда булуына ышанычым тагын да ныгыды. Ә сәнгатькә, туган халкыма хезмәт итү гомеремнең асылы икәнлеген аңлау үзе үк җанга кинәнеч бирә.
Узган елны Айдар Гизәр улы “Ике аккош” җыр бәйгесенең Гран-приен алган, “Крещенские морозы” фести­валендә дипломант булган.
Гала-концертта, бәйге җиңүчеләре белән беррәттән, сәхнә йолдызлары Нәзифә Кадыйрова, Радик Динәхмәтов, Рәдиф Зарипов, Гөлназ Мөхәммәдиева да чыгыш ясады. Пәрдәләр төшәр алдыннан, традиция буенча бөтен зал аягүрә басып, Габдулла Тукайның “Туган тел” җырын башкарды.

Автор фотосы. 


Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас