

Ул «Интертат» хәбәрчесе белән элемтәгә кергән. Җырчы әлеге вакытта үзенең чыннан да колония-поселениедә булуын раслаган.
Ләкин шалтыратуының сәбәбе башка – җырчы элек үзе белән хезмәттәшлек иткән Айдар Кәримовның сүзләренә каршы җавабын әйткән.
Айдар Кәримов Ринат Рәхмәтуллин турында айлар буе эчә, дип сөйләгән иде.
«Минем концерт директоры» дигән сүзне ул үзе уйлап чыгарган. Документаль рәвештә теркәлгән андый кеше юк. Мин моны болай гына калдырмаячакмын. Без барыбыз да үз гамәлләребез өчен җавап бирергә тиеш. Дөрес булмаган мәгълүмат язучылар белән минем адвокат шөгыльләнәчәк.
Минем монда телефоннан кем беләндер бәхәс алып барырга, комментарий-интервьюлар бирергә мөмкинлегем юк. Андый вакытым да түгел. Әмма тагын бер кат әйтәм – мин моны болай гына калдырмыйм. Апрельдә чыгам, «разбираться будем», – дигән Ринат Рәхмәтуллин «Интертат»ка.
Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/rinat-raxmatullin-yalgan-soilaucelarne-sudka-biram-5862501
Фото: социаль челтәрләрдән